Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юбилей елында үзеңә күтәренке йөкләмәләр алырга кирәк

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Минзәләгә эшлекле визит белән килде.

(Минзәлә, 13 февраль, “Минзәлә-информ”, Илдус Шаһиев, Флүрә Мусина) Ул “Футука Кидс” дагы производство, Минзәлә педагогия көллиятендә бала тәрбияләүдәге инновацион технологияләр белән, узган ел “Мәгариф” милли проект кысаларында төзелгән “Балачак” балалар бакчасы белән танышты. Аны район башлыгы Айдар Салахов озатып йөрде.

Район Советы утырышы башланыр алдыннан “Камский Бекон” акчасына алынган “КамАЗ” универсаль юл чистарту машинасы ачкычын шәһәребездәге “Чиста шәһәр” предприятиесенә тантаналы төстә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина тапшырды.

Кунаклар районның авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләренең, фермерларның, шулай ук кул эшләнмәләре күргәзмәләрен карадылар, җирле эшмәкәрләрнең эшчәнлеге белән таныштылар, һәрберсе белән җентекләп кызыксындылар. Марат Әхмәтов яңа технологияләр кертелүен, районның промышленность мәйданчыгын үстерү юлыннан баруын хуплады.

“Минзәлә муниципаль районының 2019 елдагы социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында”гы доклад белән район башлыгы Айдар Салахов чыгыш ясады. Үзенең чыгышында Айдар Салахов 2030 елга кадәрге районның социаль-икътисадый үсеш стратегиясендә чагылыш тапкан үсеш нокталары белән таныштырды.

–2019 елда район позитив нәтиҗәләргә ирешелде, җитештерелгән тулай продукт күләме 5,7 млрд сум тәшкил итә. Промышленность производствосының индексы ел нәтиҗәләре буенча 129,6 процент тәшкил итте, – дип  билгеләп үтте ул.

Минзәлә районы икътисадында АПК әйдәп баручы тармакларның берсе. Узган ел 2,5 млрд сумлык тулай продукция җитештерелгән, үсеш 28 процент. Җирле аграрчылар тарафыннан 176 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган, бер гектардан 38,2 центнер уңыш җыеп алынган.

Александр Леванов, Фәннүр Солтанов, Егор Юдин, Дамир Каюмов җитәкчелегендәге предприятиеләрнең җитештерүне арттыра баруларын, Олег Иванов, Николай Степанов, Олег Ильин, Дмитрий Соколовский җитәкчелегендәге оешмаларның уңышлы эшләүләре искәртеп үтелде.

– Хезмәт базарындагы ситуация һәм хезмәткә түләү дәрәҗәсе нәтиҗәле эшебезнең мөһим күрсәткечләренең берсе булып кала. 2020 елның 1 гыйнварена район буенча теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,38 процент тәшкил итте. Район буенча бер эшчегә уртача айлык хезмәт хакы 27,3 мең сум. Эш белән тәэмин итү юнәлешендә эшчәнлекне көчәйтергә кирәк, – дип ассызыклады район башлыгы.

–2019 елгы нәтиҗәләр буенча төп капиталга инвестицияләр аннан алдагы ел белән чагыштырганда 15 процентка артты һәм 3,5 млрд сум тәшкил итте, шуларның 50 проценты инвесторлар өлеше.. Авыл хуҗалыгы производствосына, төзелеш һәм төзекләндерүгә аеруча күп инвестицияләр салынды, –дип билгеләп үтте район башлыгы.

Районда шәхси ярдәм хуҗалыкларның үсешенә  булышлык итә һәм  шартлар тудырыла. ЛПХларны үстерү – авылларда яшәүчеләрнең үзмәшгульлеге өчен дә мөмкинлекләр ача дигән сүз. Районда 61 фермер, 7 меңнән артык шәхси хуҗалык исәпләнә, алар тарафыннан 11 мең гектар җир эшкәртелә, 8,8 мең башка якын мөгезле эре терлек, шул исәптән 2850 баш сыер асрала.

Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова үзенең чыгышында торак йортлар, социаль объектлар төзелүен искәртеп, авыл җирлеген үстерүгә этәргеч бирүче программалар өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. Җирлектәге шәхси хуҗалыкларда малларның баш санын арттыру планнары белән уртаклашты.

Район яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин үзенең чыгышында районда спорт объектларының саны елдан-ел арта баруын ассызыклады, спорт белән шөгыльләнергә тудырылган шартлар турында сөйләде.

Йомгаклау сүзе белән чыгыш ясап, Марат Әхмәтов Татарстанда дәүләт программаларының тормышка ашырылуында минзәләлеләрнең хезмәт нәтиҗәләрен югары бәяләде:

–Властьтагылдар халыкның проблемалары турында даими белеп, аларны ишетеп торырга тиеш – бу бик мөһим. Республикада һәр район башкаларыннан кайсыдыр ягы белән аерылып тора. Алар арасыннан Минзәлә районы үзенең яшәеше, борынгы тарихы, үзенчәлекле яклары белән аерылып тора. 2020 елга 50 программа игълан ителде.Әлбәттә, без төрле программалар, төрле чыганаклар буенча федераль ресурсларны да җәлеп итәбез.Республика бик күп пилот проектларның инициаторлары да.

Минзәлә – ул Россиядәге кайбер өлкәләрнең үзәгенә тиң шәһәр.

Районның  социаль-икътисадый үсеш рейтингында 37 нче урында баруын объектив бәя дип санамыйм. Үзегезнең үсеш индикаторы кайда дип саныйсыз, шул юнәлештән барыгыз, резервларыгызны анализлагыз.Кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше буенча 12 нче урын (39,7 процент) – ул начар түгел.Бу район халкының җитди эшлекле активлыгы.

Соңгы елларда авыл хуҗалыгы буенча яхшы динамика күзәтелә. Әйе, сез беренче унлыкта түгел.Аның урынына рейтингта кискен рәвештә 20 урынга күтәрелдегез. Сөрүлек җирләрен нәтиҗәле файдаланучыларга урнаштыруга ирештегез.Барлык проектлар уңышлы тормышка ашырылганда сез Минзәләнең КПСС райкомының 1 секретаре булып Р.Хәмәдиев эшләгән элеккеге еллар данын кайтаруга ирешә алачаксыз. Якындагы 5 елда елына 150 тонна сөт җитештерүгә ирешерсез дип ышанам, диде ул.

Сәламәтлек саклау өлкәсе буенча югалтуларны билгеләп үтте. Ул ирешелгәннәр белән чикләнмәскә чакырды:

–Район муллыкта яшәүгә омтыла, җитәкчелек районны алга таба үстерү юлларын эзли.  Сез яхшы ыргылыш ясадыгыз.Сезгә уңай динамиканы тотып торуга ирешергә кирәк.  Үзегезнең алга амбициоз бурычлар куярга, республика программаларында катнашырга кирәк, чөнки башка кайбер күрсәткечләр буенча район башкалардын калыша. Район депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары алга таба үсеш юлларын һзм юнәлешләрен билгеләргә тиешләр. Районның потенциалы бик зур, – диде Марат Әхмәтов.

Безнең өстәмә

Район Советы утырышында шулай ук ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты һәм чыгыш ясады.

Утырыш ахырында Марат Әхмәтов бер төркем минзәләлеләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев