Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Югары Тәкермән авыл җирлегендә ир-егетләр хоккей уйнады 

Минзәлә районы Югары Тәкермән авыл җирлегендә шул җирлектә яшәүче ир-егетләр белән Тукай районы Иске Абдул авыл җирлеге ир-егетләре арасында хоккей уены буенча иптәшләрчә очрашу булды. 



(Рөстәм Хәкимҗанов, “Минзәлә –информ”) 
Тәкермәнлеләр хоккей җанлы халык. Бүгенге уенда да бу ачык күренде. Ир-егетләрнең барысы да тимераяк киеп, кулларына кәшәкә алып, үз команадсы өчен уйнарга җан атып торды. Ә ике авыл командасының уеннарын хөкемдар - укучылар командасы капкачысы Лилиана Хаҗиева бәяләп барды. Нәтиҗәдә, Югары Тәкермән ир-егетләре командасы көчлерәк булып чыкты. Кубок хуҗаларда калды. 
Әлеге уеннарның иганәчесе – фермер Нәсим Дәүләтов.
Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова: 
- Бүгенге җылы очрашуны уздыруда ярдәм иткәннәре өчен Дәүләтовлар гаиләсенә, мәктәп коллективына, Мәүҗиевләр гаиләсенә,  Илдар Асадуллинга һәм авыл яшьләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәсем килә. Киләчәктә дә шушындый матур очрашулар дәвамлы булсын, сау-сәламәт булып киләсе очрашуларга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев