Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Югары Тәкермән авылында җыен зур активлык белән үтте

Җирлектәге җыенда район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев катнашты һәм чыгыш ясады.

Биредә  “Мәдәният” милли проекты кысаларында , үз эченә китап фонды  яңартылган, җиһазлар белән тулыландырылган китапханәне дә сыендырган-200 урынлык авыл мәдәният йортында үтте.  Авыл җирлекләре өчен отылган грант акчасына Гөлбакча паркы, мәдәният йорты территориясе төзекләндерелгән, асфальт түшәлеп яктырткычлар куелган.  Республика программаларында катнашып соңгы елларда гына да җирлектә 46 йорт сафка бастырылган. Җыенга килгән авыл халкы үзләрен борчыган сорауларга җавап алды.  Тәкермәнлеләр “Кама беконы” ҖЧҖ шәхси җирләрендә төзелгән йортлары астындагы җирләрне рәсмиләштерү,  судан файдаланган өчен акча түләмәүчеләр белән көрәшү, зур тизлек белән авыл урамнарыннан машина белән җилдерүчеләрне тыю,“Органик групп-Чулман” ҖЧҖдән калган хезмәт хакын түләү ,күпер салу, юллар һәм авыл урамнарын кардан чистартудан,  каты көнкүреш калдыкларыннан зур габаритлы әйберләрне җыю, табигатьне пычратуны тыю буенча тәкъдимнәрен җиткерделәр. 

“Кама бекон” ҖЧҖ  вәкиле Хәйдәр Галяутдинов  башкарыласы   эшләр турында бәян итте,   алда торган бурычларга тукталды, аның чыгышын игътибар белән тыңладылар.  Җирлектәге  ике авылда 1016 кеше яши. Җирлектә савым сыерлары узган ел белән чагыштырганда бер дәрәҗәдә, өлкән яшьтәгеләр картая, көч беткәч сыер тотарга батырчылык итмиләр,  ә яшьләр читкә китеп эшләгәч терлек тотарга уйламыйлар да. Ләкин сөтнең сатып алу бәясе түбән булу әкренләп савым сыерларының баш санын кимүенә китерә. Бу җирлектә 24 урта һәм кече эшкуарлык  субъектлары үз эшчәнлеген алып бара, шуның 7 се КФХлар. Фермер Салават Хасаншин “Эш башлаучы фермер” программасында катнашып торак төзеп мөгезле эре терлекләр санын 40 баштан 100 башка җиткергән.  

2020-2021 елларда Тәкермән җирлегендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССР оешуның 100 еллыгын тиешле югарылыкта билгеләп үтүне, авыл халкының эш активлыгын күтәрү, җирлекнең генераль планын кабул итү, су скваҗиналарын документлаштырып махсус оешмага тапшыру, Түбән Тәкермән авылында спорт һәм балалар мәйданчыклары төзү, ике авыл арасына 3 километр озынлыкта асфальт юл салу, Тәкермән гомумбелем бирү мәктәбенә капиталь ремонт, минифутбол мәйданчыгы, Түбән Тәкермән авылында яңа ФАП төзү һәм су линиясен алыштыру өчен “Авыл йөзе” федераль программасына керү  кирәклеген бәян итте Алия Шәрипова.  Җирлек республикабызда халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлдерелгән 40 ка якын социаль –икътисадый программаларның 16 сын тормышка ашыруда катнашкан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев