Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Югары Тәкермән, Хуҗәмәт, Коноваловка авыл җирлекләрендә яшәүчеләр күчмә кабул итү пунктына мөрәҗәгатьләрен калдырдылар

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең чираттагы күчмә кабул итү пункты Югары Тәкермән, Хуҗәмәт, Коноваловка авылларында эшләде. Шул рәвешле әлеге җирлектә яшәүчеләргә “Бердәм Россия” партиясеннән VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларга үзләрен борчыган мәсьәләләрне һәм теләкләрен җиткерү, үз идеяләрен һәм тәкъдимнәрен кертү мөмкинлеге тудырылды.

Өч авыл буенча карасак, күчмә кабул итү пунктына иң күп мөрәҗәгать итүчеләр Югары Тәкермән авыл җирлегендә яшәүчеләр  булды. Биредә сигез кеше, Хуҗәмәттә дүрт, Коноваловка авылында биш кеше күчмә кабул итү пункты автобусына килеп, үзләрен генә түгел, шушы җирлектә яшәүчеләрне борчыган мәсьәләләр буенча наказлар язып калдырдылар.

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең чираттагы күчмә кабул итү пунктында авыл кешеләренең мөрәҗәгатьләрен шушы партия волонтерлары җыеп барды. Әлеге наказлар ТР “Бердәм Россия”сенең “МойДепутат” онлайн-платформасында туплана. Әлеге сервис аша һәркем партия кандидатларының теләсә кайсына наказ бирә, партия программасына тәкъдимнәр кертә ала.Бу һәр кандидатның шәхси җаваплылыгы аша халык белән эшләүне тизләтергә һәм камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Югарыда санап үтелгән авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне нәрсәләр борчый, нинди теләкләре бар? Бу хакта “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының алдагы саннарында танышырга була.

безнең өстәмә

Татарстанда гамәлдә булган башка партияләр дә, үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр дә халык белән үзара бәйләнештә булу өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдаланалар. Әйтик, КПРФның республика бүлекчәсендә партиядә агитациянең иң традицион булган формасы – потенциаль сайлаучылар белән әңгәмәләр кулланылуын журналистларга хәбәр иттеләр. Шул ук вакытта электорат белән аралашуның яңа формалары булган социаль челтәрләрдә һәм башка интернет-мәйданчыкларда аралашу турында да онытмыйлар. ЛДПРда да вакыт белән сыналган агитация формасына басым ясыйлар. Партиячеләр листовкалар, брошюралар тараталар. Бер үк вакытта партияләр, шулай ук үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр республика буенча үзләренең агитацияләре белән чыгып, торак пунктларда яшәүчеләр белән очрашулар алып баралар.

акцент

24 нче августтан башлап 6 сентябрь көннәрендә республикада гражданнарны кабул итү 650 тапкыр башкарылачак. Мобиль кабул итүләр график нигезендә, дүшәмбе, сишәмбедән тыш, 9 -18 сәгатьләрдә эшли. Алдан язылу кирәк түгел. Беренче ике атнада 1500 мөрәҗәгать кабул ителгән инде. “Бердәм Россия”нең сайлаучылар наказлары белән нәтиҗәле эшләү тәҗрибәсе бар инде. Наказларны анализлаганнан соң, ”Бердәм Россия” яңа законнар кабул итте. Президентка, хөкүмәткә Татарстанлылар күтәргән проблемаларны системалы хәл итү өчен тәкъдимнәр кертте. 

Безнең районда чираттагы мобиль кабул итү төркеме 1 сентябрь көнне Урыс, Тауасты Байлар, Юртау клублары янында эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев