Югары Тәкермәндә хоккей яраталар
Бүген мин Югары Тәкермән җирлегендә власть, бизнес, бюджет оешмаларының бердәмлеге нинди зур көч тудыруын күреп кайттым.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Кечкенә генә хоккей турниры (кызганычка, Татар Мөшегесе мәктәбе вәкилләре, транспортка бәйле сәбәп белән ярышка килмәделәр.Мәгариф бүлегендә автобуслар беткән ди?!) булса да район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев хоккейчы балаларны котлап кына калмыйча, оештыручыларны да бүләк белән сөендерде.Сигезенче март алдыннан җылы сүз дә, кечкенә генә бүләк тә кадерле.
Сүз уңаеннан, бу турнир авыллардагы хоккей уйнаучыларны туплауны, күрүне күздә тоткан иде.Мөшеге вәкилләре, хәтта хуҗаларны җиңәргә дә вәгъдә иткән булганнар...Юк икән, авылларда хоккей уйнаучылар.Мәктәпләрдә укучылар саны кимегән саен,көрәш тә сүнә, хоккей гына түгел, барлык төр команда уеннарына физик әзерлекле балалар табып булмый...Шахматны тизрәк һәм югары сыйфатлы итеп күтәрсәк кенә инде.
Сүз барган авылда да хоккей энтузиастлар кулында Илфак Мәүҗиев чистартып, боз катырып тормаса, Илдар Асадуллин Чаллыдан кайтып тренировкалар үткәрмәсә, шул егетләрнең дәртен сүндермичә турнирлар үткәрергә алынган җирлек башлыгы Алия Шәрипова, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торган мәктәп директоры Флүрә Гәрәева булмаса, бармак белән генә санарга калган балалар укыган мәктәп мондый турнир үткәрә алмас иде.
Нәсим Дәүләтов призына үткәргән турнирда кубокны кем отуын соңрак хәбәр итәрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев