Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юртау авыл җирлегендә авыл хуҗалыгы базары ачылачак

М-7 федераль трассасы янәшәсендә урнашкан Юртау бистәсендә авыл хуҗалыгы базарының эшли башлавы киләчәктә кече бизнесның үсешенә йогынты ясар дип көтелә.

Мамадышлылар кебек, минзәләлеләргә дә шушы базарга барып, шәхси ярдәмче хуҗалыкларында үстерелгән, җитештерелгән һәм үзләренннән артып калган авыл хуҗалыгы продукциясен сатарга мөмкинлекләр булачак.
Халык җыенында Юртау авыл җирлеге башлыгы Ирек Кадыйров дәүләт программаларында катнашулары, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту буенча башкарылган эшләр турында сөйләгәндә кече бизнесны үстерү буенча перспективага планнары белән дә уртаклашты.
Бизнесын үстерү өчен дәүләт программаларында катнашып, булган мөмкинлекләрдән файдаланып, перспективага карап эшләүче эшмәкәрләр аз түгел районда. Шуларның берсе –шәхси эшмәкәр Сергей Николаев. Ул Аю авыл җирлегендә терлекчелек продукциясе җитештерү һәм балыкчылык белән шөгыльләнә. Моннан тыш ул Юртау авыл җирлегендәге М-7 трассасыннан ерак түгел урында авыл хуҗалыгы базары өчен бина төзеп куйды.
“Әлеге базар ачылган очракта, эшмәкәр Сергей Николаевның планнары зурдан: җитештергән ит һәм балык продукциясен шушы базарда сатачак. Биредә бөтен уңайлыклар тудырылган павильоннар җиһазландырыла, аларны ул арендага бирергә уйлый”, диде Юртау авыл җирлеге башлыгы Ирек Кадыйров җыенда катнашкан авыл хезмәтчәннәренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X