Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юшадыда - вакцинациянең район буенча иң югары күрсәткече

Җирлек активы һәм медикларның кулга - кул тотышып эшләве шушындый матур нәтиҗәгә китерде.

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Югары Юшады авыл җирлегендә 171 кешегә вакцина ясалырга тиеш булып, әлеге планны фельдшерлар Елена Горбунова һәм Вера Колбина тырышлыгы белән 100% ка үтәп чыкканнар.
 Сүз уңаеннан, Елена Горбунова һәм районыбызның данлыклы мәдәният әһеле Асаф Шиһапов җирлек исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Җыенны алып барган район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов җирлек башлыгы Рәсил Биктимеров каршында милек салымы җыю һәм җирлектә эшмәкәрлек формаларын үстерү буенча бурычлар куйды. Ә район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев дәүләт программалары белән таныштырып, аларда катнашкан очракта шул исәптән Юшады җирлегенең дә күп мәсьәләләрен дә хәл итеп булачагын искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев