Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Заиковскийда сенаж сала башладылар

Хуҗалык җитәкчесе урынбасары Мөнәвир Нургалиев:

-Терлек азыгы әзерләүдә элеккеге еллардагы кебек сан артыннан кумыйбыз, менә без берничә ел рәттән  сыйфат эшен беренче планга куябыз,   ягъни әзерләнә торган печән, базга салынган массаның технологик таләпләренә туры килүен тәэмин итү аеруча зур роль уйный.

 “Заиковский” хуҗалыгының люцерна басуында бүгеннән кызу эш кайный башлады. Люцерна үләненнән сенаҗ сала башладылар. Башта Ростсельмаш заводында эшләгән КСУ чапкычы белән чабалар, аннары аның дымлылыгын 75 процентка кадәр киметеп ике берәмлек “Палессе-280 “ азык турагыч белән тураклап, “КамАЗ” автомобильләренә төяп базга алып кайталар.  Базга бушаткан массаны ДТ-75 тракторы белән Алексей Альмекаев, Т-150 тракторы белән Айдар Хафизов таратып, эттереп тора, ә тараткан массаны К-701 тракторы белән Сергей Ермолаев, Олег Зәйниев таптап, тыгызлап торалар. Таптаганда ачыткы салу өчен К-701 тракторын җиһазлаганнар. Ачыткы сыйфатында “Фербаксил” дигән препарат  кулланалар.   

 Әйтик печәнне иртән иртүк һәм кичен генә чабу зарури, көндез чапкан печәндә каротин бик аз була, ул тамырга китә. Печәннең төргәкләрен без быелда махсус такталар салып, бастырып, өч рәтле итеп өеп куярга планлаштырабыз.  Люцерна, клевер кебек кузаклы культуралар составында шикәр юк, базга салу өчен аларның дымлылыгын 40 процентка кадәр киметү таләп ителә.  

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасындагы Минзәлә филиалы җитәкчесе Назыйм Сәхәбетдинов:

-Кузаклы культураларны иртән иртүк, ягъни чык вакытында чабарга кирәк, кич белән чапсаң да ярый. Люцерна, клевер кебек культураларның аксымлы матдәләре төнлә тамырга төшә, иртәле-кичле механизаторга эшләве дә рәхәт.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев