Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зайковский” ҖЧҖ хуҗалыгы уракны төгәлләде

Районда урып-җыю башланганнан бирле барлык мәйданнарның 71проценты бушап калган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 36500гектарда игеннәр суктырылган. Барлыгы 54205 тонна ашлык җыеп алынган. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 14,9центнер тәшкил итә. Бүген район кырларында 51комбайн икмәк суктыруда эшли. "Заиковский"ҖЧҖ хуҗалыгы игенчеләре 1760 гектар...

Районда урып-җыю башланганнан бирле барлык мәйданнарның 71проценты бушап калган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 36500гектарда игеннәр суктырылган. Барлыгы 54205 тонна ашлык җыеп алынган. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 14,9центнер тәшкил итә. Бүген район кырларында 51комбайн икмәк суктыруда эшли. "Заиковский"ҖЧҖ хуҗалыгы игенчеләре 1760 гектар бөртекле -кузаклы культураларны суктыруны 20 августта төгәлләделәр.Игеннәре суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барлыгы 4900 тонна салам төргәкләргә төрелгән.

Районыбыз кырларында көзге культураларны чәчү бара, чәчү өчен һава шартлары һәм туфракның торышы яхшы. Бүгенгесе көндә барлыгы 4900 гек тардан артык арыш чәчелгән.Барлыгы 39100 тонна сенаҗ базларга салынган.Район хуҗалыклары кукурузны яшел массага уруны дәвам итәләр, барлыгы 330 гектарда кукуруз урылып мөгезле эре терлекләргә ашатылган.60 гектар кукуруз базларга салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев