Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үзгәргән тормыш: ничек җайлашабыз?

Коронавирус таралу куркынычын булдырмау максатында республикада, шул исәптән районыбызда үзизоляция режимы кертелде.

(Минзәлә, “Минзәлә-информ”,  Флүрә Мусина) Чикләүләр Россиядә эпидемиологик халәт тотрыкланганчыга кадәр дәвам итәчәк. Үзизоляция таләпләрен сәбәпсезгә бозган гражданнарга штраф салыначак.

Районыбызда да кешеләрнең тормыш эшчәнлеген, хәвефсезлеген тәэмин итә торган структуралардан, оешмалардан тыш барлык предприятие-учреждениеләр ял итә. Даруханәләрдән, азык-төлек кибетләреннән кала, барлык сәүдә нокталары ябылды.

Марина Габидуллина, шәхси эшмәкәр:

–Без үзизоляция режимына үтә җаваплы карыйбыз. Безнең кафе  шушы чорда фәкать заказ буенча гына эшли. Заказ буенча шаурмалар, пиццалар, роллылар, гамбургерлар пешерәбез. Заказ бирүче аны кафедан алып чыгып китә, яисә без үзебез заказчыга илтеп бирәбез. Барлык санитар-гигиена таләпләрен үтибез. Кафены ике сәгать саен җилләтәбез, дезинфекция средстволары белән эшкәртеп торабыз. Кафеда эшләүче хезмәткәрләрне мөмкин кадәр аз калдырдык. Хезмәткәрләрнең температурасын үлчәп торабыз, моның өчен махсус журнал да булдырдык. Алар маскалардан, перчаткалардан хезмәт күрсәтәләр.

Марина Киршина, товаровед:

–Безнең кибет гадәти режимда эшли. Сатып алучылар кибет буенча йөрмәсен өчен ишеккә якын урында беренчел кирәк булган товарлар киштәсе булдырылды. Коронавирустан саклану буенча мөмкин булган чаралар күрелгән. Кибетчеләр маскалардан, перчаткалардан хезмәт күрсәтә. Һәр сәгатҗ саен санитар эшкәртү үткәрелә. Моннан тыш һәр көнне 14.00-14.30 сәгатьләрдә сатып алучылардан башка өстәмә санитар эшкәртү оештырылган. Касса буенда аерым зона булдырылган, сатып алучылар бер-берсеннән 1,5 метр аралыкта торырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев