Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үзгәргән тормыш: ничек җайлашабыз?

Коронавирус таралу куркынычын булдырмау максатында республикада, шул исәптән районыбызда үзизоляция режимы кертелде.

(Минзәлә, “Минзәлә-информ”,  Флүрә Мусина) Чикләүләр Россиядә эпидемиологик халәт тотрыкланганчыга кадәр дәвам итәчәк. Үзизоляция таләпләрен сәбәпсезгә бозган гражданнарга штраф салыначак.

Районыбызда да кешеләрнең тормыш эшчәнлеген, хәвефсезлеген тәэмин итә торган структуралардан, оешмалардан тыш барлык предприятие-учреждениеләр ял итә. Даруханәләрдән, азык-төлек кибетләреннән кала, барлык сәүдә нокталары ябылды.

Үз эшчәнлекләрен дәвам итүче эшмәкәрләр, үзмәшгульләр яңа тормышка ничек җайлаша?

Ризида Ильясова, үзмәшгуль:

–Мин редакция бинасында арендага алган бүлмәдә тегү тегәм. Коронавирустан саклану чарасы буларак, маска сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп. Менә өченче атна гел маска гына тегәм. Заказлар күп булгач, кич белән өйдә дә маска тегеп утырам. Чаллыдан да заказ бирүчеләр булды, Минзәләдәге берничә оешмага маскалар тегеп бирдем.

Гүзәл Мухаметзянова, сатучы:

–Редакция бинасында урнашкан шәхси эшмәкәр И.Гилязовның “Икмәк” кибетендә сатучы булып эшлим. Эш сәгатебез үзгәрмәде, 8дән 17 сәгатькә кадәр кибетебез ишекләре һәркемгә ачык. Бернинди ыгы-зыгы күзәтелми, гадәти режимда эшлибез. Кибет киштәләрендә азык-төлек товарларының ассортименты моңарчы ничек булса, хәзер дә шулай ук. Чаллыдан без биргән заказ буенча товарлар китереп торыла. Безнең кибеттә Минзәләдә, күрше Актаныш районында пешкән ипиләр сатыла, ә сөт продукцияләре Ижаудан китерелә. Яңа пешкән ипи, сөт продукцияләре килеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев