Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үзгәргән тормыш: ничек җайлашабыз?

Ничек эшләгәнбез, шулай дәвам итәбез.

(Минзәлә, 6 апрель, Дилфас Галиев, “Мензеля-информ”).

Хәнәфи Кәримов (Хуҗамәт ремонт механика заводы генераль директоры):

-Безнең Хуҗамәт ремонт механика заводы авыл хуҗалыгы машиналарын җитештерү сферасына керә. Безнең завод илдә коронавирус авыруы таралу  сәбәпле эштән туктый алмый. Бүгенге көндә заводта 120 кеше хезмәт куя. Хезмәт җитештерүчәнлеге кимеми, заказларыбыз булып тора. Заводта санитар эпидемиологиягә бәйле вәзгыять тотрыклы, коронавирус инфекциясе белән зарарланган кешеләр юк, Алла сакласын! Заводта көн саен профилактика чаралары күрелә. Завод территориясендә һәм тышкы ягында да  коронавируска каршы санитар-эпидемиологик контроль чараларын көчәйттек.   Коллектив әгъзалары сәламәт тормыш рәвеше алып бара, бу авыруга каршы көрәшүне төп коралыбыз итеп “Сәламәт тәндә генә сәламәт акыл” дигән гыйбарәне искә төшереп торабыз. Эш урынында шәхси гигиена таләпләре үтәлә.   Кароновируска каршы профилактика буенча заводта белешмәлек элеп куйдык. Техник хезмәткәрләребез идәннәрне, ишек тоткаларын яхшылап сөртеп торалар, дымлы җыештыру ясыйлар.  Эшчеләрнең сәламәтлеген фельдшерыбыз Зинфира Асадуллина ныклы контрольдә тота. Эшчеләребез антисептик чараларны кулларга еш сиптерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев