Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үзгәргән тормыш, ничек җайлашабыз?

Бүген ике якташыбыз яңача яшәү шартларында штраф түләргә мәҗбүр булдылар.

(4 апрель, Илдус Шаһиев, "Мензеля-информ"). Полиция хезмәткәрләре яңа таләпләрне үтәүне үз контроленә алгач, үзләренчә яшәргә теләүчеләр ялгышларын аңларга мәҗбүр булдылар. Аларга рейдка чыккан полиция хезмәткәрләре протокол язып кына калмадылар, суд шул ук көнне, утырыш электрон форматта булды, аларга унбишәр мең сум штраф салды.

-Без якташларыбызны штрафларга күмәргә җыенмыйбыз. Әмма санитар-эпидимиологик таләпләрне үтәмәүчеләр белән кырыс сөйләшәчәкбез, - диде безгә Эчке эшләр Министрлыгының Минзәлә районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Илсур Хаҗиев.

Беренче штрафлар тигез бүленгән, берсе шәһәрдә, берсе авылда. Авыл исемен күрсәтмәвебезнең сәбәбе бер генә: рейдлар дәвам итә. Алар теләсә кайсы авылга килеп чыгарга мөмкиннәр. Исегезгә төшерәбез,үзизоляция шартларында күршедәге кибеткә чыгарга мөмкин, әмма авылдан Минзәләгә киләсе булса Смс-код белән эшләргә өйрәнәсе була. Бу хакта район газетасында бик тулы языдды. Табып укыгыз!!

Сорауларыгыз булса-юллагыз. Бу ял көнендә закон белән шаярасыгыз килмәсә, үзизоляция таләпләрен төгәл үтәгез! Приказ түгел,яхшылык теләп, кисәтү. Татарстанда бу тыюларны, бәлки, алдагы атнада алырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев