Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әзһәрия ханым 96 яшьтә дә сафта

Әзһәрия Мөслим мәктәбен тәмамлагач, авыл советында счетовод булып эшли башлый. Шул вакытта немец илбасарлары Советлар Союзына каршы сугыш башлый. Әзһәрия авыл советында эшләгәнлектән авылдан 16 кызны фронтка җибәрергә заявка килә. Кайсыбер кызлар каядыр качып китәләр, ә Әзһәрия кеше җитмәгәнлектән фронтка җибәрүләрен сорап рапорт яза, теләгенә ирешә.

Әзһәрия Закир кызы Шакирова 1943 елның декабрь аенда сугышка алына. Сугыш юлын икенче Белоруссия фронтында зенит-артиллерия полкында башлап җибәрә.  Бомба сызгыруларын, фашист самолетларының куркыныч тавышлар чыгаруын, беренче тапкыр шунда ишетә. 

Хәрби хезмәтенә тугры калып Украина, Белоруссия, Польша җирләрен азат итүдә күрсәткән батырлыклары өчен Әзһәрия Шакирова икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңгән өчен”, Жуков” медале, Бөек Ватан сугышында аеруча хезмәт күрсәткәне” өчен  медальләре белән бүләкләнгән ул. Сержант кыз Җиңү көнен Ковель шәһәрендә каршылый. Сугыштан соң аларга өйләренә кайтырга приказ июль аенда гына чыга һәм 1945 елның августында кайтып хәрби комиссариаткаканцелярия эшләрен башкаручы булып эшли башлый. Мөслимдә Мәлкән авылы егете , район эчке эшләр бүлегендә эшләүче Александр Балакаев белән танышып, 1947 елны гаилә коралар. Күп тә үтми Александрны Кайбыч район эчке эшләр бүлегенә , аннары Казан шәһәренең эчке эшләр бүлегенә эшкә билгелиләр. Анда бераз эшләгәч Александрны Минзәлә районына җибәрәләр. Ире Александр Перфеьевич гади тикшерүчедән эчке эшләр бүлеге начальнигы дәрәҗәсенә чаклы күтәрелә. Әзһәрия ханым иренең туган ягы Минзәләгә кайткач Минзәлә тикшерү изоляторында иректән мәхрүм ителгәннәрнең секретный документларын басма хәрефләр белән тутыра, аларны хат белән Казан, Мәскәү шәһәренә җибәрүдә лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куя.   Әзһәрия ханымны төрмә җитәкчелеге онытмый, һәрвакыт бәйрәмнәр, туган көннәр белән тәбрик итәләр, хәлен даими белеп торалар.Ике фронтовик 26 ел бергә матур тормыш юлы үтеп, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Әзһәрия ханымның 4 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар, алар әбиләренең хәлен даими кайтып белеп торалар. Бүгенге көндә Әзһәрия ханым шәһәребезнең Изыскательләр бистәсендә кызы Раиса ханым белән бергә яши, бүген аңа 96 яшь тулды. Әзһәрия апа олы яшьтәге фронтовик  зур яшьтә булуына карамастан , бүген дә сафта. Ветеран көр күңелле, ачык йөзле.  Беркайчанда зарланмый Әзһәрия ханым. Хәзер ул Аллага шөкер дип булганына куанып яши. Бу ветеранга карыйсың да һәр көннең кадерен белеп, һәр нәрсәдән ямь табып яшәвенә сокланасың.  

Әзһәрия Шакирова:

-Кадерле һәм сөекле илебездә беркайчан да сугыш булмасын, җиребезгә иминлек, бәхет һәм шатлык булсын. Быел менә Татарстан Республикасының 100 еллыгын каршы алачакбыз, шушы Татарстаныбыз да яшәвем белән мин бик горурланам. Татарстаныбыз Рәсәй күләмендә  башка төбәкләргә караганда алдынгы урыннарда бара.  

Шәһәребездә яшәүче яшәүче фронтовик Әзһәрия ханымны туган көн уңаеннан район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев  район башлыгы Айдар Салахов исеменнән кайнар тәбрикләде,  район башлыгының  истәлекле бүләген тапшырды, иң матур һәм изге теләкләрен җиткерде. Наил Камилович Әзһәрия ханымның күкрәгенә “Бөек Җиңүгә 75 ел” медален такты. Шулай ук юбилярны район халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова да котлады.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев