Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алмаз Хәмзин - Урыс авылы мәктәбендә

Казан кунаклары бик еш булмый безнең мәктәпләрдә, hәрберсен кызыксынып карыйбыз. Ләкин бүгенге кунакларыбыз бигрәк тә ошады.

Бүген, 21 нче сентябрь көнне, Урыс төп гомуми белем бирү мәктәбенә танылган сатирик язучы, юморист, җырчы- башкаручы, бик күп җырлар авторы — Алмаз Хәмзин килде. Ул барлык укытучыларга, укучыларга" Тегермән шау" исемле кызыклы тамашасын күрсәтте. Аның белән балалар язучысы, кызыклы әсәрләр авторы, "Чаян", " Сабантуй" журналынын журналисты — Алмаз Гимадиев. Бу тамашада Алмаз Хәмзин үзе язган бик матур җырларын башкарды, музыкаль табышмаклар hэм күпкырлы иҗади тормышыннан алган кызыклы хәлләрне сөйләде. Бөтенесе дә: укытучылар ,укучылар hэм кунакка килгән ата- аналар да аларны кызыксынып, зур игътибар белэн карадылар.
    Кунакларыбыз безгә буш кул белән килмәделәр. Алар үзләре язган китапларны мәктәп китапханәсенә тапшырдылар. Тамашаны караган hәрбер зур hэм кечкенә кешегә үз бүләкләрен, кызыклы эчтәлекле китапларын ,"Чаян" журналын тараттылар.
   
        Чулпан Нуриева, 8 нче сыйныф укучысы, Р.Закиров исемендәге Урыс  төп гомуми белем мәктәбенең "Фикер" газетасы журналисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев