Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә аграрийларына печән әзерләр вакыт җитте

Күпьеллык үләннәрнең 900 гектары чабылган, шуның-600 гектары яшел масса өчен, калганы печән өчен.

Быел районыбыз хуҗалыкларында 9005 гектарда күпьеллык үләннәр үстерелә. Күпьеллык үләннәрнең 900 гектары чабылган, шуның-600 гектары яшел масса өчен, калганы печән өчен. Әле җәмәгать терлекләре өчен бер центнерда печән әзерләнмәгән.Хәзерге вакытта яңа туган бозаулар өчен печән әзерләргә тотыну зарури. Савым сыерларына кышлату өчен һәр башка ким дигәндә берәр тонна исәбеннән печән хәзерләргә кирәк.
Яфрак азык әзерләү өчен хәзер иң кулай вакыт. Бер бозауга кышлату чорына бер килограмм яфрак азык кирәк, бүгенге көндә бер кило яфрак азык хәзерләнмәгән. Әрем, гөлбадран (пижма), ат кузгалагы, ак чәчәк, юкә, кычыткан, кан үләне(чистотел) кебек дару үләннәре җыя башларга да вакыт җитте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев