Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә игенчеләре экватор сызыгына җиттеләр

Бүген районыбыз кырларында 62 агрегат хезмәт куя.

15 май көнне районыбыз игенчеләре 3700 гектарда язгы чәчү үткәрделәр, бу язгы чәчү башланганнан бирле рекордлы күрсәткеч. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җиткергән көнлек 6 процентлы чәчүне,6,7 процентка үтәдек. Район буенча арпа-12500(89процент), борчак-800(100 процент),солы-700(100процент),сабан бодае 8200(43 процент) гектарда  җир куенына иңдерелде.  Барысы 27500 гектар  сабан культуралары чәчелде, бу планга карата 50 процент башкарылган дигән сүз. Иртә сабан культуралары чәчүне көннән-көн арттырырга кирәк. Язның бер көне ел туйдыра дигән мәкальне дә онытмаска кирәк.  Техник культуралардан рапс 700 гектарда чәчелде, бу тиешле мәйданның 19 проценты дигән сүз. Сидераль пар өчен 1900 гектар җир чәчелде, шуның 1 мең гектары горчица. “Заиковский” хуҗалыгы шушы көннәрдә иртәгә сабан культуралары чәчүне төгәлләячәк. “Калморза” хуҗалыгы 200 гектар җитен чәчте, бу хуҗалык тиешле мәйданда  арпа, борчак чәчү тәмамланды.  “Әнәк” агрофирмасы 500 гектар шикәр чөгендере чәчте, бу планлаштырылганың 42 проценты дигән сүз. “Дәүләтов” КФХсы   35 гектар суган чәчте, 40 гектардан артык бәрәңге утыртты.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев