Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә игенчеләре финишка килеп җиттеләр

Барысы 54700 гектар сабан культуралары чәчелде, бу планга карата 100 процент башкарылган дигән сүз.

 Техник культуралардан рапс 3600 гектар урынына 4000 гектарда чәчелде. Шулай ук берьеллык үләннәр 7860 гектар урынына 8 мең гектар итеп чәчелде. Сидераль пар өчен 4200 гектар җир чәчелде, шуның 1 мең гектары горчица, “Әнәк” агрофирмасы 700 гектар шикәр чөгендерен чәчеп куйды. Бөртек өчен кукурузны “Органик групп” төркеменә кергән хуҗалыклар 961 гектарда чәчте.“Дәүләтов” КФХсы 255 гектарда яшелчәләр чәчте, 170 гектар бәрәңге утыртты. Районыбызның “Мензелинские зори” агрофирмасы һәм “Калморза” хуҗалыгы басуларны чүп үләннәренә, корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртәләр. Чүп үләннәренә каршы-12 мең, корткычларга каршы-6,5 мең, авыруларга каршы 8 мең гектар чәчүлекләр эшкәртелде. Барысы үсемлекләр тишелеп чыкканчы-6000, тишелеп чыккач 3500 гектарда тырмаланды. Май ае башыннан районыбыз кырларында 8,6 мм яңгыр яуды. Районыбыз кырларында 57 агрегат эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X