Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Минзәлә-информ" җиңүчеләрне бүләкли һәм Әниләр көне белән котлый

Күпьеллык традиция буенча, "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Минзәлә-информ" 2019 елга язылу чорында почта хезмәткәрләре арасында "Минзәлә"-"Мензеля"район газетасына язылу һәм тарату буенча конкурста җиңүчеләрне билгеләде.

Кадрәк, Дәвек, Иске Александровка бүлекчәләре коллективлары 2018 елда авыл халкына хезмәт күрсәтә торган почта бүлекчәләре арасында газета тарату буенча җиңүче дип табылды. Бу авылларда җиде кешегә уртача бер газета туры килә. Воровскийда әлеге сан -8, Наратлы Кичү, Яңа Маҗында -9. Алар да "Минзәлә-информ" коллективының бүләкләренә лаек булдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз! Хат ташучылар газетага 2019 елга язылганда да сынатмаслар дип өметләнәбез. Шушы көннәрдә филиал җитәкчесе Илдус Шаһиев әлеге почта бүлекчәләре коллективларына Грамоталар һәм акчалата премияләр тапшырды. Рәсемдә Воровский элемтә бүлекчәсе җитәкчесе Наҗия Әхмәтҗанова һәм Татьяна Мясникова, Наратлы Кичү элемтә бүлекчәсе җитәкчесе Диләрә Сафиуллина, Дәвек почта бүлекчәсе җитәкчесе Ландыш Ризатдинова һәм почтальон Рәҗиба Гарипова, Иске Александровка почта бүлекчәсе җитәкчесе Индира Әхмәтова. Без барлык җиңүчеләрне дә Минзәлә почта хезмәткәрләре арасындагы барлык хатын-кызларны Әниләр көне белән котлыйбыз. Аларга эшләрендә түземлек һәм яңа уңышлар телибез. Минзәлә почтасы җитәкчесе Венера Новикова да безнең котлауларыбызга кушыла һәм Минзәлә почта хезмәткәрләре коллективының "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы белән җылы партнерлык мөнәсәбәтләрен саклап калу өчен барысын да эшләячәгенә ышандырып кала.

Төп фотода: Кадрәк почта бүлекчәсе хезмәткәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X