Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә кадетлары ант кабул итте

Бүген шәһәребезнең В,И.Ленин исемендәге стадионының Бөек Ватан сугышында катнашып һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориале янында В.Н.Гордов исемендге Минзәлә кадет интернат мәктәбендә укучы балалар тантаналы төстә ант кабул иттеләр.

Әлеге тантанада район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район хәрби комиисары Сергей Владимиров, район прокуроры Феликс Хафизов, Минзәлә һәм Тукай районнары буенча имам мөхтәсиб Җәүдәт хәзрәт,тикшерү излятры җитәкчесенең урынбасары Сергей Карпов, яшь армиячеләр,әфган сугышы ветераннары һәм укучыларның ата-аналары катнаштылар. 
 Елның-елында  кадет мәктәбендә укучы балалар мемориаль янында ант кабул итәләр, бу юлы да  14 бала тантаналы төстә ант кабул итте. Килгән кунаклар  ант кабул итүчеләрне кайнар тәбрикләделәр, яхшы укып, кадетлар бар яктан да өлге булырга тиеш дип ассызыклап үттеләр, ватаныбызның тугры ул-кызлары булырга өндәделәр. Ватанга изге мәхәббәт хисе-иң көчле хисләрнең берсе.Аннан башка кеше кимсетелгән хәлдә була, үзенең тамырларын сизми. Патриотик хис үзеннә үзе генә тумый, аны кадет мәктәбендә яшьтән үк тәрбиялиләр.  Сергей Владимиров укуда һәм физик әзерлектә яхшы уңышларга ирешкәне өчен кадет мәктәбе укучысы Максим Заводчиковка район хәрби комиссариатының Мактау кәгазен тапшырды
Кадетлар автоматлар белән күргәзмә чыгыш ясадылар. Кадетлар  безнең горурлыгыбыз дияр идем. Май бәйрәмендә уңышлы чыгыш ясаганнары һәм мәктәптә төрле уңышларга ирешкән 18 укучы балага медальләр тапшырылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X