Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә профсоюзлары көч сынашты

“Урман” чишмәсенең Сабантуй мәйданында Дәүләт учреҗдениеләре һәм җәмәгатьчелеккә хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең Минзәлә территориаль бүлегенә караган беренчел профсоюз оешмалары “Без куркынычсыз хезмәт өчен” –дигән ярышында җитезлекләрен сынады.

Бу спорт чарасын ачып җибәреп, территориаль профсоюз лидеры Татьяна Докукина спортчыларга уңышлар теләде, киләчәктә дә мондый төр спорт ярышлары даими уздырылачагын әйтеп узды.
Спорт ярышында-“Олимп”спорт комплексы һәм “Юность” спорт мәктәпләре, халыкка хезмәт күрсәтү үзәге,  Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт, район администрациясе, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры, район мәдәният сараеның беренчел оешмаларыннан барысы 7 команда көч сынашты. Алар   сәламләү, капитаннар конкурсы, хезмәтне саклау, костерны кабызып җибәрү, капчык киеп йөгерү, тар сукмактан йөрү, төрле каршылыклар аша чыгу һәм туристлар җырларын башкару буенча  осталыкларын күрсәттеләр. “Олимп” спорт комплексы хезмәткәрләре, МЧС вәкиле Альберт Тимерханов,”Юность” боз сарае директоры Хәмзә Гыйлаҗетдинов,  “Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” дәүләт казна учреҗдениесе җитәкчесе Татьяна Самигуллина катнашучыларны төрле кызыклы  һәм мавыктыргыч уеннарда сынадылар, җитезлекләрен тикшерделәр. Ярышлар тәмамлангач профсоюз әгъзалары учакта әзерләнгән  ашлардан, пешкән ризыклардан авыз иттеләр.
Әлеге ярышта җиңүче командаларга кыйммәтле призлар тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X