Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә савымчыларына Кайбычны куып тотарга кирәк

Районыбыз терлекчеләре 23 апрель көнне 53481 килограмм сөт җитештерделәр, бу ай башыннан 1906 килограммга артык.

Район буенча бер сыерга тәүлеккә уртача 11,7 килограмм сөт савып алына. Иң югары савым“Калморза” хуҗалыгында, аларда бер сыерга уртача савым 26,2 килограмм тәшкил итә. “Заиковский” хуҗалыгында һәр сыердан тәүлеккә уртача 15,2 килограмм сөт савып алалар. Иң түбән савым “Органик групп-Минзәлә” ҖЧҖнең Мензелинский хуҗалыгында, биредә бер сыердан уртача 6,9 килограмм сөт җитештерәләр. “Органик групп-Чулман” ҖЧҖнең  Гөлек авылындагы товарлыклы сөтчелек фермасында да савым түбән булып кала бирә, монда да  бер сыердан нибары 7,2 килограмм сөт савып алалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев