Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә ветераннарына медальләр тапшырылды

Бүген Минзәлә районы авылларында яшәүче биш сугыш ветеранына “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре тапшырылды. Менә алар:Югары Тәкермән авыл җирлегеннән Вазыйх Галимҗанов, Әхмәтзәки Шәрипов, Равил Ризатдинов, Коноваловка авыл җирлеге Тупач авылыннан Хәсән Нафыйков, Аю авылыннан Хәсән Гатауллин.

Түбән Тәкермәндә сугыш ветераннарына медальләрне сугыш ветераннары өчен салынган мемориаль янында район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев һәм җирлек башлыгы Алия Шәрипова тантаналы шартларда тапшырды.   Югары Тәкермән төп гомум белем бирү мәктәбе мәктәбе укучылары катнашында ветераннарга багышлап сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Соңыннан укучылар өчен сабантуй оештырылды.
Район буенча мондый медаль 8 сугыш ветеранына тапшырылган иде, ветераннарыбыз бу олы бүләккә бик шатландылар. Аларның бишесе дә-районыбызның хөрмәтле һәм данлыклы кешеләре. Утны-суны кичеп, туган илебезгә Җиңү яулап кайтканнан соң Вазыйх Галимҗанов һәм Хәсән Гатауллин мәгариф өлкәсендә хезмәт куйганнар Райондашларыбыз Вазыйхны Калмия мәктәбе, Хәсәнне Аю мәктәбе директоры буларак яхшы беләләр. Ә Әхмәтзәки Шәрипов, Равил Ризатдинов, Хәсән Нәфыйков авыл хуҗалыгының төрле тармакларында бил бөгеп эшләгән кешеләр. Район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев шушы олы бүләккә лаек булулары белән котлап, аларга иң изге теләкләрен ирештерде:
-“Сугышчан һәм тыныч вакыттагы хезмәтегез, тыныч тормыштада  актив тормыш рәвешегез алып баруыгыз өчен сезнең алдыгызда баш иябез. Сез илебезгә мондый Җиңү алып кайтмасагыз, без хәзерге буын кешеләре тыныч һәм мул тормышта яши алмас идек. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшәвегезне телим”-диде ул.
Тиздән тагы 16 берәмлек шундый “Фидакарь хезмәт өчен” медале кайтып җитәчәк һәм калган ветераннарыбызга тапшырылачак.
Медаль тапшыру тантанасында берничә ветеранга мөрәҗәгать иттек, менә алар нәрсәләр сөйләде.
Вазыйх Галимҗанов:
-Сугышның нәрсә икәнлеген элеккеге өлкән буынның һәр кешесе белә һәм мондый сугышлар булмасын иде, әлеге бәйрәмне оештырганнары өчен республика, районыбыз җитәкчеләренә, җирлек башлыгы Алия Шәриповага зур рәхмәт.  
Хәсән Нәфыйков:
 -Шушы җирлектә туып көне-төне эшләдем, атлар карадым. 87 яшькә чаклы ат җигеп йөрдем, аның белән ихатадагы эшләремне башкардым, кыскасы авылда нинди эш бар, шуны эшләдек.  
Хәсән Гатауллин:
-Безнең яшьлегебезне сугыш урлады. Сугыш вакытында кечкенәдән эшләргә туры килде. Үгез җигеп Курьядан орлык ташыдым. Бик зур тырышлык белән Аю мәктәбен салдыруга ирештем. Хәзер тормышлар бик әйбәт, Аллага шөкер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X