Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә алмагач утырту көне

Районда 21 май көнне“алмагач утырту көне” акциясе үтте.

Әлеге акция кысаларында шәһәребезнең Троицкий мәйданында  400 төп алмагач   утыртылды.  Территория башта  көнкүреш, үсемлек калдыкларыннан чистартылды . Аннары алмагачлар утырту өчен чокырлар казып куелды. Башта район башлыгы Айдар Салахов, Алим Галимуллин(Саба районы ландшафттын дизайнын эшләгән кеше), Харис Камалиев (Сортсем овощ генераль директоры) акциядә катнашучыларга мастер- класс уздырдылар,  алмагачны ничек дөрес  итеп  утыртырга кирәклеге технологиясен күрсәттеләр.  Акциядә район хакимияте һәм башкарма комитет хезмәткәрләре, шәһәребезнең оешма, предприятие җитәкчеләре һәм аларның хезмәткәрләре, медицина училищесы , авыл хуҗалыгы техникумы студентлары да катнаштылар. Акциядә катнашучылар алмагачның Зарядная, Медуница, Монтет, Мантей сортларын яхшылап, билгеле бер тәртиптә, фән өйрәткәнчә утырттылар. Медицина училищесы студентлары Троицкий мәйданының ярты өлешенә якынына алмагач утыртты. Киләчәктә бу мәйданда шаулап алмагачлар үсеп утырырлар һәм биредә ял итүчеләр5-6 елдан шул алмаларны татып карарлар.
 Бу акциядә районыбызның бөтен кешесен катнашырга  һәм үз бакчаларында  алмагач утыртырга өндибез.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев