Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә кадрлар алышынуы дәвам итә

Илгизә Исхак кызы Исхакова “Тургай” балалар һәм үсмерләр социаль приюты директоры итеп билгеләнде.

Безнең белешмә
Илгизә Исхакова 1966 елның 17 декабрендә Азнакай районының Вахитов исемендәге 1 май бистәсендә туа. Югары белемле. 2005 елда Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлый, 2014 елда Казан шәһәрендә икътисад, идарә һәм хокук институтында өстәмә белем ала, белгечлеге –педагогика һәм психология, мәктәпкәчә яшьтәге педагогика һәм психология укытучысы, тәрбияче.
Хезмәт юлы
1986 елда хезмәт юлын  Тукай районында “Березка” балалар бакчасында тәрбияче булып башлый. Хезмәт юлын Минзәлә белән 1990 елда бәйли: башта 4 нче санлы балалар бакчасында, аннары прогимназиядә тәрбияче булып эшли.2007-2015 елларда 5 нче санлы балалар бакчасында башта тәрбияче , аннары 3 нче балалар бакчасында мөдир була. 2015 елдан башалап моңа кадәр район мәгариф бүлегендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү буенча баш белгеч булып эшли.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев