Минзәләдә кадрлар алышынуы дәвам итә
Руслан Радик улы Солтанов районның капиталь төзелеш идарәсе директоры итеп билгеләнде.
Безнең белешмә
Руслан Солтанов 1990 елның 11 маенда Минзәлә шәһәрендә туа. Милләте – татар. Югары белемле. 2012 елда Кама дәүләт инженер-икътисад академиясен тәмамлап, инженер белгечлеге ала.
Хезмәт юлы
Хезмәт юлын шул елны “Спецстрой” оешмасында инженер булып башлый, бер елдан соң хезмәт юлын “Технотрон”оешмасына прораб булып килә. 2015-2017 елларда Яр Чаллының “Грань” оешмасында әйдәп баручы инженер, аннары “Параллакс Поволжье” оешмасында инженер, 2017 елдан башлап хәзергә кадәр Минзәлә Идарәче компаниясендә директор урынбасары булып эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев