Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Сабантуй гөрләде

16 июньдә Минзәләнең урман чишмәсе янындагы урман аланында татар халкының язгы кыр эшләрен төгәлләүгә багышланган традицион бәйрәме-район Сабантуе гөрләп узды. Быел районыбызның игенчеләре язгы кыр эшләрен яхшы сыйфат белән башкарып чыктылар. Шуңа күрә дә быелгы район Сабантуе да искиткеч күңел күтәренкелеге белән, бик күңелле узды.

Татар дөньясын милли бәйрәмебез Сабан туеннан башка күз алдына китереп булмый. Иртәнге 10 сәгать тулу белән мәйданга Сабан туеның олы кунаклары- хуҗалык җитәкчеләре белән бергә районның язгы кыр эшләре алдынгылары, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар, оешма-предприятиеләрдә хезмәт куючы хезмәт  алдынгылары  килеп керделәр. Сабан туена җыелган халык аларны кул чабып каршы алды..Сабантуй  мәйданында  театральләштерелгән  музыкаль күренешләр, Мәлкән, Тауасты Байлар, Татар Мөшегесе, Николаевка авылларыннан фольклор төркемнәр, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры, медицина училищесы, педагогия көллияте һәм башка мәктәпләр коллективлары тагын бер кат талантларын ачып салдылар.   Район башлыгы Айдар Салахов Сабантуйны ачып, бәйрәм әләмен күтәрү хокукын кыр батыры Зиннур Гыйлфанов һәм узган елгы Сабантуйның  абсолют  батыры Ришат Гайнетдиновка  тапшырды.

Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов район хезмәтчәннәрен язгы кыр эшләренең уңышлы төгәлләнүе һәм халкыбызның Сабан туе бәйрәме белән тәбрикләде. Казаннан килгән олы кунак Татарстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, сабантуйда  катнашучыларга Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның минзәләлеләргә җибәргән котлау сүзен җиткерде һәм бәйрәм белән ихластан котлады.Сабан туе язгы кыр эшләре алдынгыларын бүләкләү белән башланып китте. Котлаулардан соң район башлыгы Айдар Салахов һәм Азат Хамаев иң башта язгы кыр эшләрен югары сыйфат белән башкарып чыккан хуҗалык  җитәкчеләренә район башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләген тапшырды.   Язгы кыр эшләрен үткәрүдә зур ярдәм күрсәткәннәре, авылларны төзекләндерү буенча нәтиҗәле эшләгәннәре өчен Югары Тәкермән, Воровский, Кадрәк авыл җирлекләре җитәкчеләренә район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр бирелде.Аннары районның быелгы кыр батыры “Калморза” хуҗалыгы механизаторы Зиннур Гыйлфанов кыр батыры дип танылды,аңа  район башлыгының Рәхмәт хаты, зур тәкә һәм акчалата бүләк тапшырды.Соңыннан язгы чәчүдә югары эш нәтиҗәләре күрсәткән механизаторларга, терлекчелектә зур уңышка ирешкән сыер саву операторлары, терлекчеләр һәм бозау караучылар, фермерлар, авыл хуҗалыгында  аеруча хезмәт күрсәткән  хезмәтчәннәр(алар барысы 41 кеше-акчалата премияләр), калган авыл хуҗалыгы алдынгыларына 94, шәһәр оешмаларында эшләүче алдынгыларга  22 берәмлек азык-төлек тутырылган зур тартма бүләк ителде, район башлыгының Мактау кәгазе тапшырылды.  Айдар Салахов авыл хуҗалыгында нәтиҗәле хезмәт күрсәткәнәре өчен Рөстәм Салихов- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, Николай Секунов, Зиннур Гыйлфанов(Калморза хуҗалыгы механизаторы), Гөлнур Закирова (“Органик групп-Чулман” ҖЧҗнең сыер саву операторы), Люция Исхаковага (“Органик групп-Минзәлә” ҖЧҖ хисапчысы) Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазен тапшырды.   Авыл хуҗалыгы алдынгыларын котлаганнан соң кунаклар мәйдан тирәли урнашкан милли аш-сулы, кунакчыл рус, татар, мари, чуваш һәм керәшен өйләрендә булып, аларның ризыкларын татып, танышып чыктылар. Кунаклар ат ярышларын, төрле спорт уеннарын, уен-атракционнарны яратып карадылар.

Елдагыча, сәүдә нокталары гөрләп эшләп торды. Халык Сабантуйның төп уеннары-колгага менү, капчык киеп йөгерү, катыктан акча эзләү, капчык белән сугышу, аркан тартышу, теннис, волейбол уйнау һәм башка уеннарда бик теләп катнашты. Моннан тыш, сабантуйда традицион уеннар һәм спорт ярышлары үткәрелде: төрле дистанциягә йөгерү, озынлыкка сикерү, армреслинг, гер күтәрү, таяк һәм аркан тартышу, шахмат. Җитезләр, кыюлар җиңүгә ирештеләр.

Сабантуйга килүчеләр татар  милли көрәшен кызыксынып күзәттеләр. Сабантуйда татарча көрәш буенча 8-10 яшьлекләр арасында Рузил Вәлиевкә тиңнәр булмады. Ул бабасы Мәхәсим Вәлиев алып килгән тәкә һәм велосипед белән бүләкләнде. Иң кечкенә көрәшче Мәлик Нәҗмиевтә велисипедка атланып кайтып китте. Быелгы район сабантуенда татарча көрәш буенча 7 спорт остасы көрәште һәм көрәш бик зур киеренкелек белән үтте.  Сабантуйда милли көрәштә яшьләр арасында абсолют батыр булып Булат Сәрваров, 70-80 килограммлы көрәшчеләр арасында Ринат Шәйхетдинов,  ә Сабантуйның баш батыры булып Ришат Гайнетдинов калды.  Аларның өчеседә тәкә белән бүләкләнде, зур тәкә, ягъни128 килограмм авырлыктагысы  Ришат Гайнетдинов җилкәсенә менеп утырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев