Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләлеләргә печән әзерләргә вакыт җитте

Быел районыбыз хуҗалыкларында 9005 гектарда күпьеллык үләннәр үстерелә. Күпьеллык үләннәрнең 1000 гектары чабылган, шуның-600 гектары яшел масса өчен, калганы печән өчен. Әле җәмәгать терлекләре өчен бер центнерда печән әзерләнмәгән.

Яфрак азык әзерләү өчен хәзер иң кулай вакыт. Бер бозауга кышлату чорына бер килограмм яфрак азык кирәк, бүгенге көндә бер кило яфрак азык әзерләнмәгән. Әрем, гөлбадран (пиҗма), ат кузгалагы, ак чәчәк, юкә, кычыткан, кан үләне (чистотел) кебек дару үләннәре җыя башларга да вакыт җитте.

Хуҗалыкларда үсемлекләрне тәрбияләү эше дәвам итә.  Көзге культуралар өчен 7900 гектар җир калдырыды, шуның 4600 гектарын сидераль пар били.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев