Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Премьера спектакле – Минзәлә районы авылларында

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры күренекле татар язучысы, драматург Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел уңаеннан аның моңарчы бер театрда да куелмаган “Кара күзле кызлар” музыкаль комедиясен (режиссер Дамир Сәмерханов) сәхнәләштерде.

Вакыйгалар узган гасырның 60 нчы елларында авылда бара. Почта бүлегенә җибәрелгән яңа начальник Мәүләнҗан (ТРның атказанган артисты Әхнәф Исрафилов) чак кына урып-җыю эшләрен өзми кала. Фирдәвес (Сөмбел Шәмсетдинова) исемле кыю кыз вакытында чарасын күрергә авыл эшчәннәрен күндерә ала. Башка рольләрдә ТРның халык артисты, Д.Сираҗиев һәм С.Өметбаев исемендәге премияләре лауреаты Рәзилә Муллина, ТРның халык артисты,С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты, “Тантана” театраль премиясе лауреаты Венера Нигъмәтуллина, ТРның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты Хафиз Хамматуллин, артистлар Илназ Хисмәтуллин, Зөлфирә Шәмсетдинова, Индира Гайфуллина, Раушан Зиннуров, Алия Жаркова, Илмир Кашаповлар. Җыр сүзләрен якташыбыз, Тауасты Байлар авылыннан шагыйрь Фәрит Миргалимов язды, композиторы – атаклы Илгиз Закировның кызы –Гөлназ Закирова, биюләрне Актаныштан Миләүшә Мусина куйды.

Спектакльнең премьерасы 25 мартта, районның Яңа Мәлкән авылында булды. Югары Тәкермән, Тауасты Байлар, Калтак авыллары тамашачысы да яратып карады бу әсәрне. Минзәлә тамашачысына “Кара күзле кызлар” 27 апрельдә күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев