Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Редакция хезмәткәрләре дә Лемаев һәм Тукай өчен тавыш бирделәр

Билгеле булганча 16 октябрьдә “Россиянең бөек исемнәре” проекты кысаларында кемнәрнең исемнәре белән илебезнең иң эре 45 халыкара аэропорты аталырга лаек икәнен ачыклар өчен тавыш бирү башланган иде.

Тавыш бирүнең иң мөһим, финал өлеше 12 ноябрьдән 30 ына кадәр дәвам итә. Россиянең һәр гражданы “бер тавыш – бер аэропорт – бер исем” принцибы буенча тавыш бирә ала. Моның өчен ВеликиеИмена.рф сайтына кереп, Казан һәм Яр Чаллы/Түбән Кама (Бигеш) аэропортларын табып, үзегезгә якын булган кешеләрнең исемнәрен сайларга кирәк.

Казан аэропорты буенча финалга Муса Җәлил, Габдулла Тукай һәм Андрей Туполев, ә Бигеш буенча – Николай Лемаев, Дмитрий Менделеев, Салих Сәйдаш, Иван Шишкин исемнәре чыктылар.

Тавыш бирү өчен “ВКонтакте” һәм «Одноклассники» социаль челтәрләре аша авторизация үтәргә кирәк. Шулай ук тавыш бирүне 8-800-707-93-17 “кайнар линиясе” һәм анкеталар аша да башкарырга була.

Безнең өстәмә

Узган атнада ТР Президенты Рөстәм Миннехановның ВКонтактедагы аккаунтында : “Әгәр Тукай – бөек иҗатчы һәм татар мәдәниятенең символы, күпмилләтле Татарстан халкының горурлыгы булса, Лемаев республиканың сәнәгать көчен гәүдәләндерә берничә буын татарстанлыларның хезмәт даны символы булып тора”, - дигән пост чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев