Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шаман думбрасына биеп татар классикасын күрсәтеп буламы?!

Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәрен сәхнәләштереп, Калмыкстаннан килгән режиссер Баатр Колаев Минзәлә татар дәүләт драма театры артистларының осталыгын бер башка күтәрде, әмма бик бәхәсле әсәр тудырды. Татар классигы әсәренә музыка аша шаман рухы керү күп тамашачыларның ачуын чыгарды. Шул музыка белән драманы биюләр аша ачарга тырышуны тамашачы аңлап бетермәде кебек. Шул ук вакытта, миңа калса, Россиянең “Алтын битлек” театраль премиясе лауреаты Нурбәк Батулла биюләр белән спектакльне җанландырды. Трагедияне хәрәкәтләр белән аңлатып, спектакльгә динамика өстәде.

Бүгенге көндә театр артистлары составы буенча шундый дәрәҗәгә җитте ки, танылган режиссерлар, спектакль куярга алынган башка белгечләр алардан көчле ансамбль тудыра алалар. “Иблис”, “Яшенле яңгыр” бу юнәлешнең ачык мисалы. Театрга яңа килгән артистлар стандарт булмаган рольләр башкарырга сусаган, ә өлкәннәрнең осталыгы теләсә нинди катлаулы спектакльләрне ерып чыгарлык. Алдагы әсәрләрдә теләсә нинди музыка, бию, декорацияләр, сәхнә бизәлеше үз-үзен аклый. Чөнки аларның авторлары башка милләттән иде. Ә “Сүнгән йолдызлар” татар театры классикасы. Шул күзлектән чыгып караганда, биредә кулланылган яңалыкларны премьерада булган тамашачыларның күбесе аңлап бетерә алмады, яисә аңларга теләмәде. Бәлки өлкән яшьтәгеләргә заманча алымнарны кабул итү дә җиңел булмагандыр. 

Артистларга килгәндә, әйткәнемчә, аларның һәрберсе спектакль эчтәлеген аңлаешлы итәр өчен тырышып уйнады. Рәзилә апа Муллина (Фәрхи) белән Венера апа Нигъматуллиналарның (Гөлнур) шулай канатланып уйнаганнарына сокланып утырдым. Эпизодик рольләрне спектакльнең бер күтәренке ноктасы итеп күрсәтә алуда осталыклары нык булышканы ярылып ята. Ильяс Закиров Минзәлә генә түгел, аның иҗаты белән таныш булган һәр тамашачы күзе алдында үсә бара. Физик кимчелекле кешене уйнауны сау-сәламәт булган һәр артист башкарып чыга алмыйдыр. Шул хәлдә күреп мин аны кызгандым. Башкалар да шундый хисләр кичергәндер. Димәк, артист бу рольгә керә алган дигән сүз.

Рөстәм Зиннуров (ул рекордсмен, бер спектакльдә дүрт! роль башкара)  персонажы тамашачыны “Иблис”тәге кебек куркытып тетрәндермәде, ә монологлары аша истә калырлык итеп тудырылган. Артистның уенында ясалмалылык  кими бара. “Иблис” аңа артистлар арасында шөһрәт китерде, ә бу рольдә трагедик, көн темасына ярашлы монолог белән тамашачыны да әсәрләндерде.

Миңа Илдар Халиков (Исмәгыйль) ның уены да ошады. Сәхнәдә тотыш бар, геройның кичерешләрен бирүне уйный-уйный өйрәнәчәк әле ул.

Спектакльдәге массовкада катнашкан артистларның үз-үзләрен тотышларына аерым-аерым характеристика бирү өчен һәрберсенең уенын җентекләп карый алмадым. Әмма кабатлап әйтәм, балетмейстер да, режиссерлар да (Колаев та, Потапов та, Иблис) Минзәлә артистларының бөтен мөмкинлеген (иҗат потенциалын) ача алдылар. Үзләренең уеннары белән тамашачыны сокландыра, үзләрен горурландыра алдылар. Бу спектакльдә урындыклар да, таяклар да уйнады.

Ә биюләр татарныкы түгел, Геройларның ялан аяк йөрүләрен дә кабул итә алмадым мин. “Яшенле яңгыр”да бара иде, ә монда халкымны мондый ... итеп күрсәткәнгә режиссерга үпкәләдем. Оекбашы, тулы ... бар һәм булган безнең халыкның... Әллә театр шул оекны алырга акча таба алмадымы икән...!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев