Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ШТАБ ХӘБӘР ИТӘ: Минзәлә кырларында эш каты бара

Язгы кыр эшләрендә «Заиковский» хуҗалыгы игенчеләре сынатмыйлар, әйдәп баралар, бу хуҗалыкта 440 гектар күпеллык үләннәр тукландырылган, 45 тонна орлык инкрустацияләнгән.

Минзәлә район хуҗалыкларында көзге культуралар-1590, күпьеллык үләннәрнең 440  гектарда өстәмә сый алган, күпьеллык үләннәрнең 737 гектары тырмаланган. Планда каралган өстәмә тукландыру буенча көзге культураларның-13, күпьеллык үләннәрнең 8 процентында эш башкарылган.  Язгы чәчү өчен 7950 тонна орлыкның 3075 тоннасы инкрустацияләнгән, бу планлаштырылганның 38 проценты дигән сүз.  

Исегезгә төшерәбез, Минзәлә районында язгы чәчү белән идарә итүче штаб төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев