Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Югары Тәкермәндә “Канатлы дусларга булышабыз” бәйгесе

Һавага яз исе чыгу белән, сыерчыклар көтә башлый идек балачакта. Язгы каникул җиткәнче үк, ояларны чистартып, яңартып кую, йә булмаса яңадан ясау – гаилә традициясе. Һәр беребезнең махсус “исемле” оясы. Кайсына сыерчык беренче килә, шуннанда бәхетле кеше юк. 

Сыерчык оясы әзерләү гадәте әледә яшәп килә.Яз җитүгә җылы яклардан безнең "канатлы дусларыбыз" – кошлар әйләнеп кайталар. Дусларыбыз дип атаганбыз икән, димәк аларны шатланып, якты йөз һәм бүләкләр белән каршы алырга кирәк. Ә туган ягынаә йләнеп кайткан кошларга иң яхшы бүләк - үзояң-нигезең булу. 
Бу максаттан “Канатлы дусларга булышабыз” девизы(шигаре) астында Минзәлә районы Югары Тәкермән мәктәбендә «Сыерчыкка бүләгем» бәйгесе игълан ителгән иде. 
1 урын – Якиева Азалия 1 нче сыйныф 
2 урын – Саттарова Ясминә 1 нче сыйныф 
3 урын – Гимастинов Динар 1 нче сыйныф 
Бер-берсеннән аерылып торган матур ояларга төрле номинацияләр буенча да урыннар бирелде: 
- иң үзенчәлекле һәм креатив дизайнлы сырчык оясы: 
Фаррахова Сария,Климов Руслан. 
- иң дөрес һәм уңайлысыерчык оясы: 
Сахапова Аделя,Сахапова Сөмбел,Сахапов Айгиз. 
- иң матур һәм оригиналь сырчык оясы: 
Хазиева Лилиана,Хазиев Даниил. 
- “Осталык өчен” : Юмаева Чулпан,Гараев Артур. , 
- “Яңа технологияләр өчен” : Бикмухаметова Фазиля 
- ” Гадилек өчен” : Садыкова Рузалина,Якиева Айсылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев