Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Йөзгә кызыллык килмәсен

Алдагы атнада, төгәлрәге, 27 июньдә, Минзәләгә 50 кешелек делегация килүе көтелә. Делегация составында – башка регионнардан җыелган бизнес белән шөгыльләнүчеләр булачак. 

Шуңа күрә, йөзебезгә кызыллык килмәсен дисәк, төзекләндерү өчен җаваплы оешмаларга гына түгел, шәһәрдәге, шулай ук авыллардагы оешмаларга, авыл җирлекләренә дә үз территорияләреннән тыш, үзләренә беркетелгән территорияләрдә дә чисталык-пөхтәлеккә игътибарны арттырырга кирәклеге әйтелде, тирә-юнебезне чисталыкта тотуга басым ясады бүгенге шимбә киңәшмәсендә район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев. 
Шәһәр урамнарында, паркларда чәчәклекләрне, газоннарны тәрбияләп торырга, юл буйларындагы чүп үләннәрен чабып торырга, гомумән, төзекләндерү мәсьәләсе буенча эшне көчәйтергә, икеайлык барышында ачыкланган санкцияләнмәгән чүплекләрне кичекмәстән бетерергә, дигән бурыч куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев