Композитор Ринат Гобәйдуллин вафат
Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат иткән композитор, "Сердәш" ансамбленең җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гобәйдуллин вафат. 200дән артык җыр авторы Ринат Гобәйдуллинга нибары 65 яшь кенә иде. Кызганыч аның үлеме турында кичә кайгылы хәбәр килеп иреште, машина руле артында барганда аның кинәт кенә йөрәге туктаган, диләр. Ринат Гобәйдуллин Минзәләдән...
Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат иткән композитор, "Сердәш" ансамбленең җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гобәйдуллин вафат.
200дән артык җыр авторы Ринат Гобәйдуллинга нибары 65 яшь кенә иде. Кызганыч аның үлеме турында кичә кайгылы хәбәр килеп иреште, машина руле артында барганда аның кинәт кенә йөрәге туктаган, диләр. Ринат Гобәйдуллин Минзәләдән чыккан артистларны үстерүгә үзенең зур өлешен кертте. Якташыбыз Резеда Шәрәфиева, Инзилә Сәлимованы да зур сәхнәгә аяк бастыруда аның роле зур булды. Ул шулай ук шәһәребезнең Сабир Өмебаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры белән дә хезмәттәшлек итте. Ринат Шәрип улы Кадрәк авылы эшмәкәре Юрий Гарнышевның да якын дусты иде. Аны бүген туган ягында - Ютазы районы Иске Урыссу авылында җирләячәкләр.
Ринат Гобәйдуллиннның туганнарының, якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев