Җәмгыять рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кадрәк ансамбле үзен танытып кайтты
Кадрәк авылының "Туганайлар" керәшен ансамбле Менделевск шәһәрендә үткән төбәкара фестивальдә икенче урынны алып кайтты.
-
Фирдүс Тямаев оятка калган
Гастрольләрдә булган чакта артистлар белән нәрсә генә булмаска мөмкин.
-
Минзәлә нигъмәтләре Чаллы ярминкәсендә
Чират буенча Чаллыдагы ярминкәдә бүген Әтрәкле, Югары Тәкермән, Иркенәш, Кадрәк, Наратлы Кичү, Николаевка, Тауасты Байлар, Хуҗәмәт авыл җирлекләре вәкилләре сәүдә итте.
-
Минем өчен Кече Ватаным - туган нигезем
Минем өчен кече Ватан үземнең туып үскән авылымнан, туган нигеземнән башлана. Авылым табигатьнең иң матур җирендә урнашкан. Аның бер ягында Ык елгасы боргаланып-боргаланып ятса, икенче ягында иксез-чиксез киң басулар җәелеп ята. Авылымда минем кендек каным тамган нигезем, ялан тәпи йогереп үскән чирәмле ишегалларым, бәбкә саклаганда алар белән куышып йөргән урамнарым, нигеземдә һәрчак мине ягымлы карашлары, матур сүзләре, тәмле чәйләре белән каршы алган әти-әнием, төп йортым көтеп тора. Төп йорт диләр, чөнки бу йортта ике яктан туган-тумача беркайчан өзелеп тормый. Ишегебез һәрчак ачык, әниемнең тәмле чәе кайнаган, тәбикмәге пешкән булыр. И җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирә торган авылым! Кая китсәм дә, сине сагынып кайтам мин. Авылым Аллага шөкер яши, замана белән алга атлый. Зур-зур йортлар калкып чыга. Газы, суы кергән, юллары таш, иркен. Тик нигәдер мин авыл мичләрен сагынам. Шул мич янганда озак итеп ялкын телләренә карап утырырга яратам мин. Әнинең мичкә ягып 6 түгәрәк икмәк пешергәнен сагынам. Икмәкнең хуш исе... Өйгә генә түгел, бөтен урамга чыккан, аңлатып бетерерлек түгел... Без урам тутырып уйнап йөргән бала-чагаларга әни бер ипине алып чыга да, бүлгәләп бирә... Эх ул вакытлар... Авылымның һәр урамы, һәр тыкрыгы таныш, якын миңа. Авылда гына буыннан-буынга күчкән традицияләр дәвам ителә. Сабантуйга әйбер җыю, каз өмәләре дисеңме? Бала-чага бигрәктә Сабантуйга әйбер җыюны ярата. Авылның барча балалары, өлкәннәр артыннан йөреп әйбер җыя. Колгада калыная, тула, кәефтә күтәрелә. Менә шулай традицияләрне саклап килгәндә генә авылым яшәр, димәк Ватанымның тылы нык булыр!❤️ #ТрадицияМоейМалойРодины #сделановатм #мыэтомир #we_are_theworld Гөлия Биктимерова, Минзәлә шәһәре, ММЦ "Веста"
-
11 өлкән кеше Кызыл Төбәктәге ФАПка килде
Демография милли проекты нигезендә Ммнзәләгә кайткан автомобиль райондашларыбызның сәламәтлеген тикшерү юнәлешендә файда китерә башлады.
-
Бәйрәм көнне пай җире өчен арпа өләштеләр
Республика көнендә Агросила һәм Кадрәк авыл җирлеге авылдашларына бүләк ясадылар.
-
Күренекле татар язучылары бездә кунакта
Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортындаТатарстанның атказанган сәнгать эшлекләләре, танылган журналистлар, язучылар Ләбиб Лерон белән Алмаз Хәмзин әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Әлеге чара «Демография» милли проекты кысаларында интернатта яшәүчеләрнең кәефләрен күтәрү, сәламәт тормышны озайту максатында үткәрелде.
-
Боз сараенда үзгәрешләр дәвам итә
Боз сараеның Ак Барс системасына күчүе хакында хәбәр иткән идек инде.
-
Теләгән морадына ирешкән
Коноваловка авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билалова, Югары Тәкермән авылына керүче тупыллар киселеп матур булып үсеп киткәч, үзебезнең авылга керүче тупылларны шулай матурлаячакбыз дигән иде.
-
Боз сарае үзгәрешләр кичерә
Хоккей командасаның исеме үзгәрүе хакында хәбәр иткән идек инде.Менә тагын бер яңалык.
-
Давыл түбәне куптарып атты
7 августта көчле җил булды, шуның нәтиҗәсендә районның Яңа Мәлкән авылында яшәүче Эльмира Сәгъдиеваның абзар түбәсен давыл куптарып алып атты.
-
Гөлектә сыер савучы хатынны үтергәннәр
Гөлек авылында яшәгән 47 яшьлек сыер савучы Р. ханымны Тукай районы Боерган авылыннан килеп бер адәм актыгы пычак белән чәнчегән.
-
Фирдус үле килеш табылган
Гөлек авылында яшәгән, 1975 елда туган Фирдус Сафиуллинны балыкчылар яр буеннан үле килеш тапканнар.
-
Бикбаулылар күперне салып бетерделәр
Бикбау авылы халкы ел саен печәнне Ык елгасы аръягыннан әзерли.
-
Чүп контейнеры белән кем көрәшкән?
Шәһәребезнең Изыскательләр бистәсендәге 2-9 йорты янындагы ике берәмлек чүп контейнеры белән кемдер көрәшкән һәм ул хәзерге вакытта авып ята.