Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Фәнзаман Батталның шигырьләре

Әлеге шигырьләр язучының кызы Гөлнур ханым биргән материаллардан сайлап алынды.

Укытучыма

Фәнзаман Баттал

Артык булмаса да кырыс идең

“Үлчәп кенә куйдың билгене.

Ул чакларда,нигә яшерергә,

Без үпкәли идек билгеле.

 

Бик еш булмаса да күрә идек

Синең дә шат,көләч чагыңны.

Андый чакта синең күзләреңдә

Безнең белем-уңыш чагылды.

 

Еллар,

 Еллар...

Алар үтә торды

Аннан соң да тагын берничә

Еллар үтеп китте сиздермичә

Саубуллашып кул да бирмичә.

 

Ул елларның көчле бураннары

Чәчләреңә карлар өстәгән.

Тик нишлисең,еллар дәверендә

Күпме генә җилләр исмәгән...

 

“Тормыш –тормыш инде,иркәләмәс,

Сынатмагыз аның юлында!..”

Шулай дидең юлга озатканда-

Истә торды елның-елында.

 

Кыен чакта күз алдына килде

Таләпчән һәм кырыс булганың.

Без дә күзгә” кырыс күзлек киеп”

Җиңә бардык тормыш буранын.

 

Күнелләрдә шатлык тулган чакта

Көләч чагың килде каршыга...

Куанасың бергә,кайгырасың-

Яныбызда син дә барсыман.

 

Әйдә яшҗтәш сызган җиңеңне!

Бергә үстек, ормыш юлында без

 Эзләмәдек бер дә җиңелне.

 Тагын безне зур-зур эшләр көтә.

 Әйдә, яшҗтәш, сызган җиңеңне!

Безнең куллар кирәк заводларда,

Төзелешләрдә, төрле ГЭСларда;

Әйдә яшҗтәш, көчле ялкын бирик

Куәт өстик бөек эшләрдә.

 Айлы кичләр, ямьле матур көннәр,

Тыныч төннәр, нурлы иртәләр,

Зур җиңуле үткән еллар безне

Коммунизмга таба илтәләр.

Йөз ел түгел,ике йөздә түгел,

Түгел инде ярты гасыр да.

Егерме ел,бары егерме ел

Без яшисе гүзәл ул чорга.

 Исеңдәдер икәү бергә кидек,

Бергә салдык соры шинельне...

Полкташлар горурлыгын саклыйк,

Әйдә,яшьтәш,сызган җиңеңне!

Егерме ел,бары егерме ел!

Әйдә яшьтәш сызганҗиңеңне,

Халык бәхете өчен барганэштә

Бергә яулыйк бөек җиңүне!

 

 1962

 

 

Дуска җавап

“Кыен булыр, дустым,салкын якта

Үтә икән хезмәт елларың...”

Сакта торган чакта искә алам

 Синең хатның шушы юлларын.

 

Биткә бәрә ачы төньяк җиле,

Буран сыра соры шинельне.

Суык булып китә.Уйлап куям,

Тукта, димен,туңам түгелме?

 

Әмма туңмыйм,дустым,салкын буран

 Дуласа да бөтен көченә.

Илен саклау дәрте белән янса

Һәрьяк җылы солдат кешегә.

 С.Фәнзаман.

 Совет Армиясе.

 

Мин тоям язгы сулыш.

 

Урманнар,кырлар,урамнар

Ап-ак төстә бары да:

Салкын кыш төргән аларны

Ак ефәктәй карына.

 

Һәр җирдә салкын,әче җил

Шомлы көйләр сызгыра,

Киң кырлар буенча куып

Яуган карны туздыра.

 

Тик карлы, усал буранлы

Булса да бу салкын кыш.

Мин тоям һәрбер урында

Хуш ис һәм язгы сулыш.

 

Чөнки минем туган илем-

Бәхет һәм шатлык иле:

Безнең дәртле йөрәкләргә

Үтә алмый кыш җиле.

 1956

 

Иминлек кирәк икән

 

Шинелең төште иңеңнән

Сандык өстенә шуып.

Ярсып сөяргә тотындың

Башың җилкәмә куеп.

 

Сарылдым да муеныңа

-Медалең бармы?-дидем.

Кичер,әти,кулларыңның

Булмавын соңнан белдем.

 

Биш иде миңа ул вакыт,

Барышым утыз бишкә.

Сабый чактагы соравым

Йөрәкне талкый,истә...

 

Сугыштан соң гомер буе

Сызлаган-йөрәк икән.

Медальсез дә яшәп була,

Иминлек кирәк икән,

Тынычлык кирәк икән.

 

Карт солдат сүзе

 

Мин сугышны батырлыклар

Мәйданы дип аңламыйм.

Әтәчләнеп, күкрәк сугып,

Яшьләрне дә алдамыйм.

Үлем,афәт арасыннан

Батырлык эзләмәдек,

Утка кердек, шашып –ярсып,

Ил өчен өзгәләнеп.

 

Солыхка мөһер куеп

 

Төнге урам,ачы буран.

Кар зыңлап тора сыман.

Морҗалардан күккә таба

Сузылган аксыл томан.

 

Зәйнулла карт кайтып килә

(Күп түздең агай. Чыда!)

Аяклар әле сынатмый-

Чыны да,агачы да.

 

Анадан мирас калганы

Юлларга баса тыныч.

Агачы һәрбер адымда

Сукрана:

 “Суг-ыш,

 Суг-ыш!”

 

Түгәрәк эз ятып кала,

Кар өстен уеп-уеп.

Кан коешка нәфрәт язган

Солыхка мөһер куеп.

 

Шатлыгымнан җырлап җибәрдем

 

Чабаталы бабам,хыялланып

Бер ат белән сука хакында,

Туктап ял иткәндер,йөреп аргач,

Озын юлның шушы чатында.

 

Моңсу гына карап билчән белән

Әрем баскан басу түренә

Чылаткандыр иске чикмән җиңен

Күз яшенә,маңгай тиренә...

 

Әтием дә кайткан шушы юлдан,

Мәхшәр сүнгәч Сиваш сазында.

Туктап сулыш алган ул да монда,

Карап торган туган авылга.

 

Җимерек авыл,җиргә сеңгән йортлар,

Черек салам япкан түбәләр

Шлем белән тузган шинель кигән

Әтиемнең җанын телгәннәр.

 

...Еллар,еллар...

Туктап тормаганнар...

Менә мин дә шул юл тузанын

Таптый-таптый тирә якка карап,

Авылыма таба узамын.

 

Сөйләп тора тайдай зур эскертләр

Шәп булганын быел игеннең.

Төз вышкалар күккә үрләгәннәр:

Хозурлыгы алар бүгеннең.

Гәрәбәдәй яңа нарат йортлар!

Эзе дә юк иске өйләрнең.

...Бабам яше тамган юл чатында

Шатлыгымнан җырлап җибәрдем.

 

Алда икән әле барсы да

 

Юләр малайчагым,авыз ереп,

Карап тора гомрем юлыннан...

-Кил инде,кил,бер җитәкләп үтим

Чебиләгән нәни кулыңнан.

 

Чабатаң да чәчәк аткан икән.

Ул борының !Чуар,сипкелле!

Былтыр үзең чыпчык оясыннан

Урлап төшкән күкәй шикелле.

 

Тамак ягы ничек?

 Яхшы аңлыйм-

Кәлҗемәгә әле иртәрәк.

Кузгалакны инде әйткән дә юк,

Булыр әле җәйгә җитәрәк.

 

Каешыңны тыгызрак бу син,

Әпәй юлың тынар беразга.

Күрәсеңме кырдан ачылып килә

Буразналар арты буразна.

 

Әтиләр үткән юлда

 

Мамык карларны туздырып

Пар атлар оча гына.

Тарала гармун тавышы

Киң кырлар кочагына.

 

Чаптар атларның яллары

Җилләрдә тузгып бара.

Чаналарда яшь егетләр

Моңлы җыр сузып бара.

 

“Әтиләр киткән бу юлдан,

Абыйларыбыз киткән.

Шул юлларның чатында

Туганнар сагынып көткән”...

 

Ил сагына күп ирләрне

Илткән юл шаулап тора.

Җыр башлый шаян кызлар да,

Гөрли бар якын-тирә:

 

Солдатта йөргән яшь егет

Булсын да сөйгән ярың.

Шулай булса үтеп була

Тормышның буран-карын”...

 

Алда военкомат көтә,

Пар атлар оча гына.

Китә унтугыз яшьлекләр

Туган иле сагына.

 

“Әтиләр кайткан бу юлдан,

Абыйлар кайткан моннан.

Сездәй егетләр булганда

Ил курыкмый дошманнан”...

 

Җилфердәшә кулъяулыклар,

Атларның ялын сөеп.

Яңа җыр башлый бер наян,

Бүреген өскә чәеп:

 

“Кызлар йөрәк кылларыбыз

Торсын безгә бәйләнеп,

Кияүгә чыкмый торыгыз,

Без кайтырбыз әйләнеп...”

 

Мондый чакта аерылышу

Моңсу да,күңелле дә.

...Чаптар атлар җыр көенә

Җилдертә җилле генә.

 

Әй,җир-әнкәм!

 

Әй,җир-әнкәм,

Зинһар үпкәләмә-

Ул чагында,нишлик,

 булмады...

Бүгенгедәй хәтеремдә әле

Күзләремә яшьләр тулганы.

 

Күмәч ашау дәрте белән эшләп,

Көнне төнгә ялгап барсак та,

Аткайларга җиңел булсын, диеп,

Сабаннарны этеп барсак та,

Алабута белән кычытканнан

Гына алдык яхшы уңышны.

Өстәлдә дә шулар була иде...

Ә,югыйсә,күпме тырыштык?!

 

Ярты күкрәгеңә үлән чәчтек

Чирегендә билчән дулады.

Син рәнҗедең безгә,ә без сиңа,

Көзләр килде,ашлык-булмады.

Зинһар үпкәләмә,

Ир күңеле хисле болай да

Эх!

Күкрәгең бай хәзер арышыңа,

Борчагына,алтын бодайга.

 

Бушка китмәгәнен күрәмен дә

Маңгайлардан тамган тирләрнең.

Барган көйгә ятып үбәр идем

Минзәләмнең газиз җирләрен.

Әй,җир-әнкәм!

Шатлан,иркен сула,

Күкрәгеңдә хәзер бар да бар!

Һай!

Шушы бит дуслар,канатланып,

Җиң сызганып эшләр заманнар!

 

 

Фәнзаман Батталга 80 яшь тулган булыр иде

...Барган көйгә ятып үбәр булам Минзәләмнең газиз җирләрен...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X