Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Раушания Гимаева-Титова "Якташыбыз, шагыйрь, шигърияттә остазым, Рәшит абый Гәрәйнең якты истәлегенә багышлыйм"

Райондаш шагыйрьләребез иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

Мең тугыз йөз утыз

Беренче елның апрелендә

Ходай Тәгалә бүләк иткән,

Рәшит абыйны безгә.

 

Бала чаклары үткән,

Малтабары кочагында.

Авыр еллар булган алар...

Репрессияләр заманы да...

 

Сугыш авырлыгы төшкән,

Үсмер, ябык иңнәреңә...

Уйнап-көлеп йөрер чаклар...

Булган алар төштә генә.

 

Тыйнак, кыюсыз булса да,

Калышмаган бер эштә дә.

Ачлы-туклы булсалар да,

Өлгергәннәр укырга да.

 

Малтабар, күзкәй юллары...

Саклыйлар аның эзләрен.

Яхшы уку, ныклы белем алу –

Булган аның теләге.

 

Читтән торып тиз арада,

Эшли-эшли укыган.

Педагогия училищесында,

Тапшырып ул имтихан.

 

Алда аның армия,

Мәскәү каласы, Казан көткән.

Аның йомшак күңелендә –

Шигырь чишмәсе типкән.

 

Шулай олы юлга чыгып,

Рәшит алга атлаган.

Тик, барыр юлы аның,

Такыр гына булмаган.

 

Тормышында булган аның,

Бик татлы мизгелләре.

Аларга алмашка килгән –

Ачысы, төчеләре...

 

Кайда гына булса да ул,

Туган ягын зурлаган.

Күңелендә шигырь чишмәләре,

Малтабардан юл алган.

 

Булгандыр шул, исән чакта,

Үпкәләгән чакларың...

Берәүгә дә куштанланып,

Абруй сорап чапмадың.

 

Булгандыр шул, булгандыр...

Яр кырыенда чакларың.

Эчең тулы ут булып та,

Янмый калган чакларың.

 

Исән чакта булгаладың күләгәдә...

Моның өчен, зинһар, безгә үпкәләмә!

Мәхәббәтең – соңлап килгән,

Язмышың бүләге – Мөнирәң!

 

Яшәргә дә әле, яшәргә иде!

Ниһаять, бәхет килгәч!

Яныңда сөйгән кешең:

“– Кадерлем минем!”- дигәч.

 

Яшәүнең иң тәмле чагында,

Син китеп бардың.

Күпме языласы шигырьләрең,

Язылмыйча, күңелдә калды.

 

Яшисең хәзер безнең күңелләрдә.

Музей почмагың бар Минзәләдә.

Сагынып килә якташларың,

Сагынып искә ала авылдашларың.

 

Тагын килде язлар безгә,

Туган көнең истә, ул – апрельдә.

Укыйбыз догалар багышлап – рух шәрифләреңә,

Ходай Тәгалә биргәндер урын – җәннәтләреңдә!

 

Раушания Гимаева-Титова,

Минзәлә

Редакциядән: исегезгә төшерәбез, 15 апрель көнне  Минзәлә район мәдәният сараенда Рәшит Гәрәйне искә алу чарасы узды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев