Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында Рәшит Гәрәйне искә алу чарасы узды

Лауреат буларак бүләкләнүчеләрнең икесенең туган көннәре Рәшит Гәрәйнеке белән бер көнне - 15 апрельдә.

(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

Минзәлә районы мәгариф , мәдәният (китапханә аерым атап узуга лаек) бүлекләре, “ТАТМЕДИА” филиалы “Минзәлә-информ” тарафыннан оештырылган якташ шагыйребез Рәшит Гәрәйнең (1931-1999) тууына 90 ел тулу уңаеннан аның истәлегенә багышланган чара район мәдәният сараенда узды. Әлеге идеяны хуплап алып, тормышка ашыруда зур өлеш керткән район мәдәният һәм мәгариф бүлекләренә рәхмәт белдерәбез.

Район башлыгы Айдар Салахов исеменнән бәйрәм кунакларын Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева котлады.

Тантана мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары, укучылары, балалар бакчалары, тәрбиячеләре һ.б. чыгышлары белән үрелеп барды. Катнашучылар географиясе районыбыз белән генә чикләнмәде, Яр Чаллыдан кунаклар - Нәгыйм Шәйхи, Фәридә Сәхәбиева (ул шулай ук безнең якташ) – да бар иде. Рәшит Гәрәйнең туганнары килүе дә бәйрәмгә өстәмә ямь булды.

Чараның иң тантаналы моменты – “ТАТМЕДИА” филиалы “Минзәлә-информ” тарафыннан районыбыз мәдәни тормышына өлеш кертүчеләрне билгеләп үтү булды. Рәшит Гәрәй хөрмәтенә район каләм осталарын 5 ел саен бүләкләү традициясенә 2001 елда “Минзәлә”-“Мензеля” газетасы нигез салган иде. Элеккеге еллардагы лауреатлар бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары булдылар. Ә быел лауреатлар исемеген Лениза Якиева, Инзилә Галиуллина, Зөлфия Равилова, Мөслимә Гайниева, Альбина Бедарева, Гөлнара Әхмәтшина тулыландырдылар. Аларга истәлекле бүләкләр, лауреат дипломнарын һәм редакция хезмәтләренә сертификатларны “Минзәлә-информ” филиалы баш мөхәррире-җитәкчесе Илдус Шаһиев тапшырды.

Әйтергә кирәк, Лениза Якиева һәм Зөлфия Равилова бүген, Рәшит Гәрәй белән беркөнне туган көннәрен дә билгеләп үтәләр. Аларга әлеге бүләкләү шул рәвешле икеләтә кадерле булды.

Шулай ук "Минзәлә-информ" тарафыннан бүләкләр һәм диплом белән Рәшит Гәрәйгә багышланган викторинада җиңүчеләр - икенче мәктәпнең 5 сыйныф укучылары (укытучылары – Гөлфинә Хамаева) бүләкләнде.

Бәйрәм күңелле чыгышларга, кызыклы хатирәләргә бай булды. Бу хакта тулырак безнең социаль челтәрләрдә, menzela.ru сайтында видеоязмада карагыз. Шулай ук “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының алдагы саннарында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев