Кыр эшләре көндәлеге
15 майга 30900 гектарда сабан ашлыклары чәчелеп бетте. Планга карата 49 процент кукуруз, 2100 гектарда рапс чәчелде. 120 гектар (75%) бәрәңге утыртылды, кишер чәчү тәмамланды. Беръеллык үләннәр чәчү дә төгәлләнде, бу эш 2900 гектарда башкарылды. Үсемлекләрне тишелеп чыкканчы тырмалау дәвам итә.
чүп үләннәренә каршы эшкәртү башланды. Кызу, җилле һава җирдәге үсемлекләргә кирәк булган дымны бик зур микъдарда юкка чыгара. Чүп үләннәренә каршы эшкәрткәндә биологик препаратларны бергә кушып эшкәртергә кирәк. Быел язгы чәчү башка елларга караганда сигез көнгә иртәрәк бетте, игенчеләребез технологик нормага сыештылар, хәзер икенче этап - үсемлекләрне үстерү башлана.
Язгы чәчү чорында җитәкчеләр соравы буенча сыйфат комиссиясе оешкан иде. Сыйфат комиссиясе әгъзалары Илдус Газизов һәм Заһир Зыятдинов район хуҗалыклары басуларына чыгып игенчеләргә, җитәкчеләргә киңәш-табыш итәләр, урындагы җитәкчеләр аларның эшеннән канәгать кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев