Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Азат Хамаев Минзәлә районы мәдәният хезмәткәрләре белән очрашты

Чара Минзәләнең Муса Җәлил исемендәге паркында үткәрелде.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

 ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе Азат Хамаев Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев белән берлектә район мәдәният сарае хезмәктәрләре, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары белән очрашты.

Очрашу барышында Айдар Салахов һәм Азат Хамаев районыбызда һәм гомумән республикада мәдәният өлкәсендә, социаль сферада башкарылучы эшләр белән таныштырдылар, мәдәният хезмәткәрләренә, артистларга эшләрендә уңышлар теләделәр. Айдар Салахов үз чыгышында районда һәм шәһәрдә яшьләргә, бигрәк тә яшь гаиләләргә ярдәм йөзеннән дәүләт программалары кысаларында башкарылучы эшләргә дә тукталды.

Исегезгә төшерәбез, бүген Айдар Салахов һәм Азат Хамаев Минзәлә шәһәренең 1 нче мәктәбендә үткән беренче кыңгырау бәйрәмендә катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев