Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Богодаровкадан Елена Аксенова болгар борычын консервлау рецепты белән уртаклаша

“Минзәлә-информ” филиалы уздыручы “Тәмле түтәл” конкурсына Богодаровка авылыннан Елена Аксенова “Телеңне йотарлык борыч” рецепты җибәрде.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Болгар борычының ике ягын да сыек көнбагыш маенда кыздырам (табаның капкачын ябып тиз генә 2-3 минут чамасы гына кыздырырга кирәк). 1 литрлы банкага: 1 чәй калагы тоз, 2 аш калагы шикәр комы, 3 аш калагы уксус, ике тырнак сарымсак салырга кирәк. Шул 1 литрлы банкаларга кайнар килеш борычларны салам, аның өстенә кайнап торган су коям һәм тимер капкач белән ябам. Капкачлагач, банкаларның астын өскә әйләндереп алам һәм калын покрывало белән төреп куям. Тиз ясала, бик тәмле була.

Тәмле булсын!

Исегезгә төшерәбез, “Минзәлә-информ” филиалы шәхси йорт хуҗалары, бакчачылар арасында “Искитмәле карачкы”, “Чәчәкләр патшалыгы”, “Тәмле түтәл” номинацияләре буенча конкурс үткәрә. Конкурс 1 октябрьгә кадәр дәвам итә. Көз – бакчадагы муллыкны фотога төшерү һәм аларны безгә җибәреп конкурста катнашу өчен менә дигән вакыт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X