Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Минзәлә-информ” филиалы бакчачылар, шәхси йортларда яшәүчеләр өчен конкурс игълан итә

Газета укучылар, шулай ук безнең сайтларның подписчиклары арасында үз бакчаларында гадәти булмаган яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, башкаларны таң калдыручылар аз түгел.

Бакчаларын бизәү, ямь кертү өчен искитмәле матур эшләнмәләр, декорлар ясап куючылар да бар. Шуларны истә тотып, “Минзәлә-информ” филиалы бакчачылар, шәхси йортларда яшәүчеләр өчен түбәндәге номинацияләр буенча конкурс игълан итә.

“Искитмәле карачкы”. Моның өчен сезнең бакчагызны бизәп торучы гадәти булмаган, үзенчәлекле арт-объектлар фотоларын җибәрергә кирәк.

“Чәчәк патшалыгы”. Монда үзегез үстергән чәчәкләрнең, үз кулларыгыз белән булдырылган клумбаларның фотолары катнаша.

“Тәмле түтәл”. Җиләк-җимеш, яшелчәләрдән әзерли торган үзегезнең фирменный рецептларыгызны “Минзәлә”-“Мензеля”  газеталарын укучылар белән дә бүлешегез. Рецепт белән шушы ризыкларның фотоларын куярга да онытмагыз.

Безнең өстәмә

Конкурска эшләрне үзегезгә уңайлы ысул белән безнең социаль челтәрләргә

«ВКонтакте» Мензелинск news - Мензеля онлайн https://vk.com/smi_menzela
«Instagram» menzela_menzelinsk https://www.instagram.com/menzela_menzelinsk
«Одноклассники» https://ok.ru/menzelinsk 

яисә  8-9179077448 номеры белән ватсап аша җибәрергә кирәк. Инстаграммга куяр өчен 59 секундка кадәр видеолар да җибәрергә мөмкин. Исем-фамилиягезне, хәбәрләшү өчен телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз. Конкурс 1 октябрьгә кадәр. Җиңүчеләрне билгеләгәндә газетага язылу төп шарт. Аннары без җиңеп чыккан бакчачылар, аларның шөгыльләре турында газета битләрендә аерым язма әзерләрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X