Кавышу – сөенеч, аерылышу – көенеч
Бер-берсен яратудан мәхәббәт диңгезендә йөзгән, туйга килгән кунакларның, дусларның “әче!әче!” дип кычкырган минутларында бер-берсеннән күзләрен ала алмаган яшь парларны берничә елдан аерылыр дип уйлавы да авыр
(Минзәлә, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Әмма статистикага таянсак, бүген өйләнешкән ике парның берсе аерылышу белән тәмамлана икән. Әйтик, Татарстанда 2020 елда бер мең өйләнешкән парга 587 аерылышу туры килә, Чувашиядә –793, Удмуртиядә – 817, Марий Элда –870. Минзәлә районында хәлләр ничек соң?
Анна Куприянова, район ЗАГС бүлеге начальнигы:
–Быел гыйнвар аенда 14 парның аерылышуы теркәлде, 2020 елның шушы аенда әлеге күрсәткеч күпкә азрак, ике генә пар аерылышкан иде.
2020 елда 85 парның законлы никахлашуы теркәлде, 69 пар аерылышты, ә 2019 елда 107 пар өйләнешкән иде, 77 пар аерылышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев