Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Легендар Гөлсабирә Хәкимова - республика конкурсы җиңүчесе

Ул республика конкурсында мактаулы 2 урынны яулады.

(Минзәлә 04 сентябрь, 2020 ел, «Минзәлә-информ»)

Легендар Гөлсабирә Мәхмүт кызы Хәкимова "Татарстанның өлкән кешесенең социаль портреты" Татарстан Республикасы буенча "Россия Пенсионерлар берлеге" гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге оештырган VII ачык республика конкурсында "Бу көннәрнең даны тынмый" номинациясендә (конкурска тәкъдим ителгән эш авторы – Илшат Вагыйзов) 2нче урынны яулады. Гөлсабира Хәкимованың тормыш юлына багышланган материал "Минзәлә" газетасының 2020 ел, 6, 20, 27 март саннарында чыкты.

Шул уңайдан Россия Пенсия фондының Минзәлә районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе, Россия Пенсионерлар союзының Минзәлә районындагы җирле бүлекчәсе рәисе Алсу Ганиева Гөлсабирә Хәкимовага бәйгене оештыручылар исеменнән бүләк тапшырды

Конкурс шартлары буенча республикабыз үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр биографиясен язарга кирәк иде.

Исегезгә төшерәбез, быел Гөлсабира Хәкимова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X