Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат

Екатерина күпере

Екатерина күпере
  • Тасвирлама:

    Шәһәр читендә тимер юл күпере сакланып калган, аны Екатерина күпере дип атыйлар. Ул Октябрь революциясенә кадәр өч ел алдан төзелгән. Ул елларда Минзәләгә тимер юл салырга ниятләгән булалар.

  • Адресы:

    Татарстан Республикасы, Минзәлә, Екатерина күпере

Тимер юл үткәрелми калган, ә күпер сакланган. Аның уникальлеге шунда – бу күпер буйлап поездлар йөрмәгән. Екатерина күпере 20 нче гасыр башында төзелгән һәм шуннан бирле берничә реконструкция кичергән. 2018 елда Минзәлә районы "Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр" Бөтенроссия конкурсында катнашып, Минзәлә елгасы яр буен реконструкцияләү проекты белән 55 млн.сумлык грант отты. Проект кысаларында күперне реконструкцияләүдән тыш, яр буенда ял итү зонасы булдырылды.