Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат

“Юность” спорт мәктәбе

“Юность” спорт мәктәбе
  • Тасвирлама:

    Инде күп еллар дәвамында Татарстан заманча, югары технологияле спорт корылмалары төзүдә танылган лидерларның берсе булып тора. Минзәлә шәһәренең “Юность” боз сарае да шундыйларның берсе.

  • Эш вакыты:

    дүшәмбе-якш 08:00-21: 00

  • Телефон:
    • 8 (85555) 3-51-58; 8 (85555) 3-50-08
  • Сайт:

    menzel_led1@mail.ru

  • Адресы:

    423700 ТР, Минзәлә ш., Изыскателей урамы, 4/1

Боз сарае базасында кечедән алып зурларга кадәр физик культура һәм спортны үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бирегә балалар бакчадан ук йөриләр. Аларны боз сараена нефтьчеләр бүләк иткән автобуста алып киләләр. Боз сараенда малайларга да, кызларга да тимераяклар бар. Алар белән тренер шөгыльләнә. Гомуми физик әзерлек дәресләре хореография залында башлана. Мәктәп хезмәткәрләре һәм ата-аналар күз алдында алар беренче тапкыр тимераякка басалар һәм әкренләп бозда шуу һәм хоккей уйнау күнекмәләрен үзләштерәләр. Спорт мәктәбенең иң мөһим бурычларыннан берсе булып балаларны һәм яшүсмерләрне физик яктан үстерү һәм аларны даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү тора. Акрынлап балалар үзләрен ышанычлырак хис итәләр. Хоккейчының формасы җиңел түгел, әмма хоккей уйнау көннән-көн кызыклырак була бара. Хоккей буенча дәресләр төрле яшь төркемнәренә бүленеп үткәрелә. Боз сарае базасында «Минзәлә кречетлары» командасы барлыкка килде. Шулай ук хоккейга кызлар да бик теләп йөри, ярышларда катнаша һәм хәтта капкада да тора “Минзәлә кречетлары” “Алтын алка” клубының Бөтенроссия ярышларының республика этабында, Республика беренчелегенә хоккей ярышларында, ТР укучыларының Спартакиадасында һәм башка шундый ярышларда катнаша. Хоккейчыларга кыйммәтле хоккей киемнәре һәм саклану формасы бушлай бирелә. 2010 елда боз сарае базасында фигуралы шуу бүлеге ачылды.