Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат

“Минзәлә кречетлары” хоккей командасы

“Минзәлә кречетлары” хоккей командасы
  • Тасвирлама:

    2023-24 уку елында "Кречетлар" шөгыльләнә торган "Юность" спорт мәктәбендә төрле дәрәҗәдәге 50дән артык ярыш, шул исәптән Татарстан Республикасы беренчелеге, спорт мәктәбенең муниципаль беренчелеге, Салават, Оренбург, Можга кебек башка шәһәрләрдән командалар чакырып, иптәшләрчә очрашулар узды.

Мондый турнирлар яшьләрдә спорт осталыгын арттыра һәм үзара ихтирам, толерантлык, дуслык тәрбияли. Спорт мәктәбе эшчәнлеге Татарстан Республикасының хоккей Федерациясе белән тыгыз элемтәдә алып барыла. 2023-2024 елгы хоккей сезонында 2015, 2011 һәм 2009 елгы яшүсмерләр командалары Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнашты һәм 2006-2007 елгы яшүсмерләр командасы 14 команда арасында 6 урынны алды. Шулай ук 3х3 форматында 2006 елгы яшүсмерләр командалары арасында 11 команда арасында 7 урынны алдылар. 2015 елгы яшүсмерләр командасы Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе призларына турнирда катнашты. Шулай ук бу сезонда 2007 елгы тәрбияләнүче Галиев Динар 2006/2007 елгы командалар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенең иң яхшы уенчылары составына керде һәм ел саен үткәрелә торган республика «Йолдызлар матчы»нда катнашырга чакырылды. Анда шулай ук данлыклы хоккейчылар – Данис Зарипов һәм Артем Лукоянов та катнашты. Спорт мәктәбенең иң яхшы спортчылары укуларын һәм үсешләрен профессиональ хоккей клубларында дәвам итәләр. Бу спортчылар — безнең горурлыгыбыз