Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Мәдәни Минзәлә: һәркем булырга тиешле урыннар

Мәдәни Минзәлә: һәркем булырга тиешле урыннар

Биредә Минзәләнең төп мәдәни объектларын җыйдык – вакытыгыз аз булса, сезгә иң беренче чиратта нәкъ менә шушы матур урыннарга игътибар итәргә тәкъдим итәбез.

Район мәдәният сарае район мәдәни-ял итү чараларын үткәрүдә һәм халыкның иҗади потенциалын үстерүдә төп роль уйный.

Минзәлә районында төрле яшьтәге кешеләрнең иҗади сәләтләрен үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. 20 гә якын оешма эшли: үзешчән халык иҗаты, төрле клублар, һәвәскәрләр берләшмәләре. Алар 200дән артык кешене берләштерә: мәктәпкәчә яшьтәге балалардан алып өлкән яшьтәге кешеләргә кадәр.

Учреждениеләр вокал, хореография һәм вокаль-инструменталь ансамбльләр кебек юнәлешләр буенча эшлиләр.

Минзәлә районы паркларында район һәм республика чаралары гына түгел, дөньякүләм масштабтагы чаралар да уза.  

 

 

Мәсәлән, бездә парашют спорты буенча дөнья чемпионаты узды, шулай ук Минзәләдә узган беренче Республика гаилә сыр фестивалендә Бөтенроссия рекорды теркәлде, ә Минзәләдә уза торган Сабантуйлар һәрвакыт татарстанлыларны җәлеп итә.