1 нче июльдә Мияш авылында яшәүче Гандәлиф Нурмөхәммәт кызы ГЫЙЛАҖЕТДИНОВАга 75 яшь тулды
Сөеклебез, кадерлебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, ак бәхетләр, ныклы сәламәтлек, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер ит. Балаларыңның, оныкларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын!
Ирең, балаларың, киленең, кияүләрең, онык һәм оныкчыкларың.
Нет комментариев